Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Милли китапханәсендә китаплар җыю оештырыла

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 23 октябрьдән башлап китаплар, пластинкалар, журналлар, көндәлекләр, комикслар һәм башка архивларны җыю оештырылачак. Алар 22-28 ноябрь көннәрендә узачак «Т...

Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә 23 октябрьдән башлап китаплар, пластинкалар, журналлар, көндәлекләр, комикслар һәм башка архивларны җыю оештырылачак. Алар 22-28 ноябрь көннәрендә узачак «Текст» фестивале кысаларында китап киштәләрендә тәкъдим ителәчәк.
ТР Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, китапларны атна дәвамында китапханәнең беренче катында җыячаклар. Материалларның бер өлеше комплектлау һәм саклау бүлегенә эләгә, ә икенче өлеше китап киштәләренә куелачак. Китаплар һәм материаллар яхшы хәлдә булырга тиеш.
 
Чыганагы: https://tatar-inform.tatar/news/society/22-10-2021/tatarstan-milli-kitaphan-send-kitaplar-yyu-oeshtyryla

Комментарийлар