Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан Мәгариф министрлыгы мәктәпләргә укуларны оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп һәм көллият директорларына яңа уку елын оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде. Белем бирү учреждениеләренә Роспотребнадзор һәм Россия Мәгариф мини...



Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп һәм көллият директорларына яңа уку елын оештыру буенча тәкъдимнәр җибәрде. Белем бирү учреждениеләренә Роспотребнадзор һәм Россия Мәгариф министрлыгы таләпләренә таянып эш итәргә киңәш ителә, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.





«Уку йортлары директорларына үз мөмкинлекләрен исәпкә алып уку процессын оештырырга кирәк. Аерым алганда, өстәмә керү юлларын ачу, дәресләрнең сыгылмалы расписаниесен, туклану графигын төзү һ. б.», — диелә хәбәрдә.




Министрлык тәкъдимнәре буенча, Сovid-19 инфекциясенең мәктәпләрдә һәм көллиятләрдә таралуына юл куймас өчен, һаваны зарарсызландыру приборларын кулланырга кирәк. Балаларны укыту һәр сыйныфка беркетелгән бинада узарга тиеш.




Педагогларга укучылар белән индивидуаль эш иткәндә битлек кияргә кирәк. Шул ук вакытта укучыларның битлекләр киеп йөрүе мәҗбүри түгел. Тик азык-төлек блогы хезмәткәрләре өчен битлек һәм перчаткалар куллану мәҗбүри.




«Оешмаларга эш режимын, шул исәптән уку дәресләре расписаниесен, төрле сыйныфлар өчен беренче дәреснең башлану вакытын һәм тәнәфесләр үткәрү вакытын яңадан карарга кирәк. Озынайтылган көн төркемнәре эшен бер параллель кысаларында оештыру мөһим. Һава шартларын исәпкә алып, ачык һавада дәресләр үткәрүне карарга кирәк», - диделәр министрлыкта.


 
https://tatar-inform.tatar/news/science/26-08-2020/tatarstan-m-garif-ministrlygy-m-kt-pl-rg-ukularny-oeshtyru-buencha-t-k-dimn-r-ib-rde-5766202

Комментарийлар