Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан китап нәшриятында чыккан аудиокитапларны түләүсез тыңлап булачак

Татарстан китап нәшрияты чыгарган аудиокитапларны түләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә нәшрият хезмәткәре Айсылу Галиева сөйләде.Аудиокитаплар сентябрь ахырында язды...

Татарстан китап нәшрияты чыгарган аудиокитапларны түләүсез кулланырга мөмкин булачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә нәшрият хезмәткәре Айсылу Галиева сөйләде.






Аудиокитаплар сентябрь ахырында яздырыла башлаган. “Без ай башында ук актерларны барлап, яздырылачак текстларны бүлдек. Тендер үткәннән соң, студиядә яздыра башладык”, - ди Айсылу Галиева.
Бүгенге көндә Мөдәррис Әгъләмов, Гадел Кутуй, Рәшит Әхмәтҗанов, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый, Муса Җәлил әсәрләре, татар халык әкиятләре яздырылган. Әлеге аудиокитаплар ирекле кулланылышта булачак.
“Әсәрләрне сайлаганда мәктәп программасына бәйле булганына да игътибар итәбез, аның әдәби кыйммәтен дә карыйбыз. Әсәрләрне Татарстан китап нәшриятында эшләгән редакторлар сайлый”, - диде нәшрият хезмәткәре.
“Әсәрләрне укыячак актерларны “аның тавышы ничек яңгырар иде микән”, - дигән принцип буенча билгелибез. Әйтик, “Әйтелмәгән васыять”не Әзһәр Шакиров, “Остазбикә”не Розалия Зәкиева, Габдулла Тукайның һәм Мөдәррис Әгъләмнең шигырьләрен Илдус Әхмәтҗанов укыды”, - ди Айсылу Галиева.
“Гомумән, монда татар әдәбиятының алтын чорында иҗат ителгән әсәрләр яздырылачак. Әлеге аудиокитаплар турында киләчәктә күп сөйләячәкләр әле”, - дип әйтте Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре.
Фото: https://pixabay.com

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/08/174722/

Комментарийлар