Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан китап нәшрияты сайтына 700дән артык сәгатьлек аудиокитап эленәчәк

Ел азагына кадәр 700дән артык сәгатьлек аудиокитап Татарстан китап нәшрияты сайтына эленәчәк. Бу хакта нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте."Аудиокитаплар бүг...

Ел азагына кадәр 700дән артык сәгатьлек аудиокитап Татарстан китап нәшрияты сайтына эленәчәк. Бу хакта нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.
Татарстан китап нәшрияты сайтына 700дән артык сәгатьлек аудиокитап эленәчәк
"Аудиокитаплар бүген 400 сәгатькә якын, 80нән артык аудиокитап бар. Ел азагына кадәр барлыгы 700дән артык сәгать аудиокитап сайтка эленәчәк. Бу аудиокитаплар нигезендә киләчәктә "Китап" радиосы эшләп китәчәк дигән өметтә торабыз", - диде Илдар Сәгъдәтшин.
Аның сүзләренчә, электрон, аудиокитаплар гына түгел, киләчәктә видеокитаплар да барлыкка киләчәк. Нәшриятның 100 еллык тарихында ул 20 мең төрле 250 млн га якын данә китап бастырылганын әйтте. 1963 елда бер ел эчендә 1006 исемдә төрле китап чыккан булган.
"Безгә елына 500 гә якын кулъязма килеп керә. Барысын да бастырып чыгарып өлгереп булмый. Ләкин 100гә якынын чыгарып барабыз. Киләсе елларда калганнарына кире әйләнеп кайта алабыз. Ел саен редсовет утырышы була, алар белән хәл итәбез. Әдәби, фәнни әсәрләр шулай сайлана", - диде.

Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196956/

Комментарийлар