Логотип «Мәйдан» журналы

Татарстан эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру тизлеге буенча лидер төбәкләрнең берсе булды

Татарстан Республикасы эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру тизлеге буенча Россиядә лидер төбәкләрнең берсе булды. Бу хакта RT телеканалы Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.2018 елның өченче...

Татарстан Республикасы эшсез гражданнарны эшкә урнаштыру тизлеге буенча Россиядә лидер төбәкләрнең берсе булды. Бу хакта RT телеканалы Росстат мәгълүматларына сылтама белән хәбәр итә.
2018 елның өченче кварталына булган мәгълүматлардан күренгәнчә, Татарстанда 15-72 яшьлек гражданнарның эш эзләүгә уртача алганда 4,3 ай вакыты китә.
Шул ук вакытта, Чукот автономияле округы әлеге җәһәттән Татарстанны уздырган. Анда эшне – 3,2, Киров өлкәсендә – 4, Севастопольдә - 5, Мәскәүдә 5,1 ай эзлиләр.
Карачай-Черкесия һәм Тыва республикаларында исә эш табу өчен төрле оешмаларның бусагасын 11,3 һәм 9,6 ай таптарга кирәк.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/03/22/183091/

Комментарийлар