I
XII гасырда Урта Идел буе дәүләте дөнья сәүдә системасында мөһим урын биләп торса да, соңрак ул нык хәлсезләнә.

 

Моның сәбәпләре күптөрле. Беренчедән, Габбасилар хәлифәлеге XII гасырдагы икътисади һәм сәяси куәтен югалта. Хәлифәлек зур бер держава гына булып кала. Чынлыкта ул вак феодаль берәмлекләргә таркала. Икенчедән, Шәркый Европаның көньяк далаларында кыпчаклар пәйда булу сәбәпле, Идел-Кама Болгарстанының Каспий һәм Кара диңгезгә чыгу мөмкинлекләре азая. Бу, әлбәттә, илнең икътисади ягына китереп суга. Шулар өстенә, рус халкының артуын, Болгарның көнбатыш чикләрендә кенәз кул астындагы өлкәләр барлыкка килүен һәм болгарлар белән әлеге кенәзлекләр арасында бәрелешләр килеп чыгуны да икътисади хәлсезләнүнең зур бер сәбәбе итеп карарга кирәк. Һәм, ниһаять, төньякта Новгород колонияләренең барлыкка килүе, елга юлбасарларының еш һөҗүмнәре дә болгар базарларына төньяктан товар килүне нык киметә. Шуңа да карамастан, Болгар ханлыгы яшәвен дәвам итә һәм үзенең дөнья базарындагы әһәмиятен югалтып бетерми. Географик яктан әһәмиятле мәйдан тотуы аны тәмам югалудан саклап кала. Шул ук вакытта элекке Хәзәр каһанлыгының үзәге булган хәзерге Әстерхан губернасы күчеп килгән төрек кабиләләре белән шыплап тула һәм сәүдә үзәге ролен үти алмый. Ә бит IX һәм X гасырларда ул бик куәтле сәүдә үзәге булган. Урманнар һәм сазлыклар белән капланган Урта Идел буе, әлбәттә, күчмә халыклар өчен төрле уңайсызлыклар тудырган, шунлыктан аларның ат тоягы эзләре биредә сирәк очрый, һәм Болгар ханлыгы XII гасыр башында тар-мар ителгән Хәзәрстан язмышын кабатламый. X гасыр белән чагыштырсак, Болгар ханлыгы XII гасырда шактый хәлсезләнсә дә, үзенең куәтен югалтмый әле. XIII гасырның беренче чирегендә дә болгарлар игенчелек өлкәсендә бик нык алга киткән була, хәтта ачлыктан интеккән күрше рус кенәзлекләренә дә ашлык белән ярдәм итә. Идел һәм Ука елгаларыннан йөзеп, рус шәһәрләренә азык-төлек илтә һәм хәлсезләнгән халыкка сатып бирә. Төрле һөнәрчелек тә чәчәк ата. Болгар кул осталары, мәсәлән, шәһәрләрдә чиркәүләр төзү өчен дә руслар тарафыннан чакырыла. XII гасыр ахырында һәм XIII гасырның беренче елларында Болгарстанда нинди үзгәрешләр булуын белмибез. Әмма шунысы ачык билгеле: болгарлар бу чорда гаять көчле була, хәтта һөҗүм сугышлары да алып бара. Мәсәлән, 1107 елда алар Суздальне камалышта калдыра, 1218 елда Устюгны ала. Иҗтимагый һәм сәяси өлкәләрдә әллә ни үзгәрешләр булмагандыр дип уйларга кирәк. Ибн Фадлан әйтүенчә, бу чорда да әлеге строй саклана. Болгар ханлыгы 1235 елга кадәр үзенең куәтен саклый әле. Аннары ул ярты дөнья халкы кичергән афәткә юлыга: ханлык монголлар һөҗүменә дучар була. Бүгенге Татреспубликаның Чистай кантонындагы Биләр хәрабәләре, бәлки, ханлык башкаласыныкыдыр. Шулай итеп, Болгарстан Чыңгыз хан империясенең Җүчи олысы составында кала, ягъни Алтын Урданың автоном бер провинциясенә әйләнә.
Яулап алынган Болгар ханлыгы икътисади әһәмиятен югалтса да, Габбасилар хәлифәлеге чорында кулдан ычкындырган мөмкинлекләрен кире кайтара. Беренчедән, монголлар кул астында калган рус кенәзлекләре болгарларга куркыныч тудыра алмый инде. Икенчедән, әледән-әле болгарларга янап торган күчмә халыклар да тынычланып кала. Алтын Урда барлыкка килгән чорда Болгар олысы хәтта империянең икътисади һәм мәдәни үзәге ролен уйный. Алтын Урда акчаларын озак вакытлар Болгарда сукканнар. Хәтта монгол империясе ханы Мәнгү исеменнән сугылган тәңкәләр дә табыла. Империя составына кергәннән соң, Болгарстанда әллә ни әһәмиятле иҗтимагый-мәдәни үзгәрешләр булган дип әйтү мөмкин түгел. Вассаллары белән идарә иткән Болгар ханы инде үзе Алтын Урда ханы вассалына әверелә. X гасырдагы гарәп протектораты чорында барлыкка килгән феодализм яралгылары бу чорда да үзгәрешсез кала.
Мәсәлән, Насыйров татар риваятендә язып алган моңа ачык ишарә бар. Аның әйтүенчә, хәзерге Зөя шәһәре урынында зур сәүдә үзәге гөрләгән. Әлеге шәһәр белән аерым хан идарә иткән. Шуларның берсе Самат хан булуы да әйтелә. Җүкәтау шәһәрендә дә кенәз вассаллары яшәгән. Болгарларга буйсынган чуваш «тарханнары» да мәгълүм.
Икътисади һәм сәяси яктан куәтләнә баручы Алтын Урданың Сарай шәһәрендә урнашкан хөкүмәтенә Болгарстанның мөстәкыйльлеге ошамаган, әлбәттә. Алтын Урда кенәзе Булат Тимер «Болгарлар Идел буендагы бөтен шәһәрләргә һәм олысларга хуҗа» дип атаган Болгарстан 1361 елда Алтын Урданың бер провинциясенә әверелә.
Алтын Урданың тулысынча буйсынуы да Болгарстанның илдәге әһәмиятен югалтмый. Сәүдә үзәкләре Сарай, Үкәк, Яңа Сарай шәһәрләренә күчә. Ләкин шулай да Болгарстан Урта Идел буеның мөһим сәүдә һәм сәнәгать үзәге булып кала бирә. Без биредә Болгарстан турында күп язган көнчыгыш язучыларының аерым хәбәрләренә тукталып тормыйбыз инде, чөнки бу турыда рус тарихи әдәбиятында материаллар бик күп. Бу чорда Болгар шәһәрләрендә көнбатыштан һәм көнчыгыштан китерелгән товарлар күпләп тупланган. Һөнәрчелек тә зур үсеш алган. Бу турыда XI гасырга караган «алтын куллы Шаһидулла»ның кабер ташы күп нәрсә сөйли.
Иделдән түбән урнашкан шәһәрләргә күпләп төзелеш материаллары җибәрелгән, агач агызылган. Борынгы язмаларда Зөя култыгыннан аска таба саллар агызылуы турында да әйтелә. Бу Җанибәк хан чорына карый.
Биредә Болгарстанның Урта Азия белән алып барылган сәүдә һәм мәдәни элемтәләре турында да искәртү кирәк. Бу элемтәләргә бер Төркестан вәкиленең сакланып калган төрбәсе һәм кабер ташы шаһит. Шундый ук язу стиле XIII һәм XIV гасырга караган күп кенә кабер ташларына да хас. Сүзебезне раслау өчен, бу урында язучы Насыйровның «Археология материаллары» исемле хезмәтен китерәбез. Аңа кайбер анахронизмнар хас булса да, ул шул чорны күзалларга ярдәм итә: «Мәрхүм Мулла Әхмәткә атасы Сәет сөйләгәннәрдән, ә Сәеткә бабасы Әхмәт ирештергән, шуны төшенәбез: болгар халкы элек күчмә халык булган, терлекчелек белән шөгыльләнгән. Чөнки Зөя елгасы буендагы үзәннәр көтүлек өчен уңайлы булган, биредә урманнар шаулап утырган. Җәйләрен алар терлекләрен шунда утлатып, төрле урыннарга күченеп йөргәннәр. Ул заманда Болгарда йөз меңгә якын кеше исәпләнгән. Шәһри Болгар шактый зур шәһәр булган, анда күн эшкәртү заводлары эшләгән. Болгарлар бергә тупланып яшәгән чорда Иделнең таулы ягында байлар, фабрикантлар гомер сөргән. Фабрикаларда ситсы (?) һәм комач җитештерелгән. Алар (болгарлар) товарларын ситсыга (?) алышканнар, һәм Зөядә (Насыйров әйтүе буенча, биредә Зөя шәһәре булган) «Самат ханның ярминкәсе гөрләп торган. Тире һәм күн белән сәүдә иткәннәр. Ярминкә атналар буена сузылган».
Мәгълүм булганча, Генуя һәм Венеция сәүдәсе йогынтысында, соңрак Даланны һәм Босфорны төрекләр басып алу нәтиҗәсендә, Алтын Урда икътисади яктан хәлсезләнә башлый, үзара сугышлар да кабынып китә, нәтиҗәдә үзәк көчләр өскә калка. XV гасырда ул сәяси әһәмиятен тәмам югалта. Бу хәлләр үз чиратында Болгар ханлыгына нык тәэсир итә. Беренчедән, дәүләттәге анархия товар әйләнешенә киртә куя, чөнки Болгарстан һәм Әстерхан арасында гомер итүче күчмә төрек кабиләләре кабат хәлләнә, ягъни мөстәкыйль яши башлый һәм сәүдә эшләренең куркынычсызлыгы күчмә төрекләрнең кәефенә бәйле булып кала, ә Сарай хөкүмәте тәртип урнаштырырга сәләтсез булып чыга. Икенчедән, Чыңгыз ыруы ханзадәләре җитәкләгән кабиләләр баш күтәреп хан тәхетен дәгъваларга тотына, Болгарга һәм төрле мәдәни үзәкләргә яу чабарга керешә. Ниһаять, Сарай хөкүмәтенең көчсезлеген сизеп алган рус кенәзләре дә Болгарстанга һөҗүмнәрен ешайта. 1431 елда Болгар Мәскәү гаскәрләре тарафыннан яулап алына.
Менә шушы сәбәпләр нәтиҗәсендә, Болгар олысы Сарай хөкүмәтеннән аерылып чыга, җимерелгән башкала урынында яңа мәркәз барлыкка килә. Иске Казан урнашкан урын мәсьәләсендә тарихи әдәбиятта әле дә кызу бәхәсләр бара. Шулай итеп, Казан ханлыгы оешканчыга кадәр дә безнең төбәк әлеге үзәктән идарә ителгән. Бу чорны без ике арадагы чор дип атыйбыз.

II
Бу чор озакка сузылмый. Идел буе сәүдә юлы озак вакытлар дәвамында билгесезлектә кала алмый. Ныклы хакимият булмау һәлакәткә китерә бит ул.
XV гасырда Иделнең түбән агымындагы Хаҗитархан шәһәрендә ныклы хакимият урнаша. Хаҗитархан хакиме, яисә «Даруга», Алтын Урда таркалган чорда суверен дәүләтне үз кулына эләктереп кала һәм Сарай вассалыннан мөстәкыйль ханга әверелә. Шул рәвешле, сәүдә белән шөгыльләнүче Хаҗитархан ханлыгы барлыкка килә.
Урта Идел буенда Сарай тәхетен дәгъвалаучылар бетеп тормый. XV гасырның икенче чирегендә биредә Туктамыш хан ыруыннан булган Олуг Мөхәммәд урнашып кала. Заманында Алтын Урда үзәгеннән, аннан соң Кырымнан куылган Олуг Мөхәммәд, элекке Болгар ханлыгы территориясендә Казан ханлыгын оештырганчыга кадәр, ат өстендә шактый җирләрне айкап чыга. Казан ханлыгы белән ул 1438–1446 елларда идарә итә.
Яңа дәүләтнең чикләре элекке Болгар ханлыгы чикләре белән тәңгәл диярлек: көнбатыш чик булып Сура елгасы хезмәт итә, көнчыгышта – Урал таулары, көньяктан хәзерге Самара Лукасына кадәрге җирләр, төньякта – Нократ өлкәләре. Казан ханлыгын башлыча ике этник төркем тәшкил итә. Бу өлкә озак вакытлар төркиләшкән ханнар хакимлегендә булу сәбәпле, ә алар үз чиратында «кара татар» кабиләсеннән барлыкка килгән, халыкның официаль атамасы барча төркиләр өчен дә уртак атамага әйләнә.
Казан ханлыгының иҗтимагый хәле Болгар ханлыгының Алтын Урда чорындагыча ук кала. Һәрбер феодаль җәмгыятьтәге кебек үк, ханлыкта идарә итүче сыйныф булып хәрби-аристократик катлам тора. Карачылар, бәкләр, кенәзләр, морзалар, оланнар һәм тарханнар. Бу катлам – җирбиләүчеләр катламы. Шунлыктан Сәхиб Гәрәй хан элекке тарханнардан берничә татарга үз вәкаләтләрен кире кайтарганда 929 һиҗри елның 13 нче сәфәрендә игълан иткән ярлыгында түбәндәгеләрне белдерә: «Исемнәре аталган кешеләргә, юлда буламы, торактамы, утырып торгандамы, атлап киткәндәме үзләренә һәм юлдашларына, йөкләренә, терлекләренә кагылмаска». Татар феодалларының үзләренә бәйле кешеләр тотулары турында рус елъязмачысы язып калдырган. Ул Сафа Гәрәйнең идарә алымнарына каршы чыккан аристократларның шикаятендә кайбер морзаларның җирләре тартып алынуы һәм әлеге кишәрлекләрнең Кырымнан килүчеләргә өләшенүе турында язылуын хәбәр итә. Шул рәвешле, хан Казан җирбиләүчеләрен «оброксыз» калдырган икән.
Моннан тыш, шунысы да мәгълүм: Казан яулап алынганнан соң, Казан архиепискобына Казан ханнарының һәм морзаларының җирләре таратылган, әлеге җирләргә бәйле кешеләр православие вәкилләре кулына эләккән. X һәм XVII гасырларда аларны митрополит яисә архиепископ татарлары дип атаганнар, оброкны шуларга түләгәннәр. Кайбер татар һәм рус авылларының атамалары (Мурзиха, Ядегәр, Шигали) татарларның алпавытларга бәйлелеген күрсәтә. «Чуриле» атамасы бик кызыклы, ул «холоплар авылы» дигәнне аңлата.
Дөньяви феодаль сыйныфтан тыш, Көнбатышта рухани феодаль катлам да яшәп килгән – сәетләр, шәехләр, муллалар, абызлар, шәехзадәләр, муллазадәләр – алар да «җир һәм су чыганаклары»на ия булган. Колсәет, Сәет, Мулла иле авылларының исемнәре шуны раслый. Татар галиме Насыйровның әйтүенә караганда, әле Казан алынганчы ук, Зөя кантонының Югары Шырдан авылында җирбиләүче бай бер мулла яшәгән. Үзенең бик зур утарын саклау өчен, ул йөздән артык кораллы «колчуралар», ягъни холоплар тоткан.
Феодаль сыйныфтан тыш, Казан ханлыгында юридик яктан азат татарлар һәм коллар да яши. Соңгылары феодаллар хуҗалыгында эшли. Аннары үзләре белән аерым кенәзләре җитәкчелек иткән күпсанлы фин халыклары да көн күрә. Ханлык шәһәрләренең үзәкләрендә татар сәүдәгәрләре, әрмәннәр, грузиннар һәм башкалар тереклек итә.
Ханлык халкының күпчелеге утрак тормышка ияләшә. Күченеп йөреп гомер итү дә әле тәмам югалмый. Халыкның төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек. Чолык умартачылыгы һәм кыйммәтле мехлы җәнлекләр аулау белән дә мәш килә алар. XV йөз алман сәяхәтчесе Герберштейн Казан татарларын «башка татарларга караганда иң культуралы татарлар һәм яхшы җирбиләүчеләр» дип атый.
Казан Урта Идел буендагы сәүдә үзәгенә әверелә. Кунаклар утравында ел саен уздырылучы ярминкәгә Көнчыгыштан, Нугай Урдасыннан, Хаҗитарханнан Московиядән һәм башка илләрдән сәүдәгәрләр агыла. Бу базар Мәскәү өчен шулкадәр мөһим була ки, Герберштейн сүзләренә караганда, Василий III рус сәүдәгәрләренә анда баруны тыя, чөнки Россиядә көнчыгыш товарларына кытлык хөкем сөрә, аеруча кырпы балыгы дефицитка әйләнә.
Сәүдәгәрләр үзара акча белән эш итсә, халык белән сәүдә итү үзара әйбер алмашу тәртибендә бара. Ханлыкта нинди акчалар йөрүе билгеле түгел, чөнки бүгенгә кадәр Казан дәүләте исеменнән сугылган бер генә тәңкә дә табылмаган.
Казан ханлыгы белән монархия тәртибендә идарә итәләр. Мөстәкыйльлек чорында махсус кабул ителгән кануннар, мөгаен, булмагандыр, хөкүмәт шәригать кануннарына таянгандыр, Кырым ханлыгындагы сыман, «Чыңгыз турасы»на нигезләнеп эш иткәндер. Аерым очракларда хан ярлыклары ярдәмгә килгән. Хан хакимлеге чикләнмәгән, әмма өченче хан Хәлил үлеменнән соң без феодаллар хакимияте көчәюен күрәбез. Алар ханлыкның эчке эшләренә ныграк тыкшына башлый. Дәүләт тормышының күп мәсьәләләре аристократлар җыелышларында хәл ителә, бу җыелышлар башка төрки халыклардагы «корылтай»ны хәтерләтә. Рус елъязмаларында бу гамәл «ил белән хәл итү» дип атала. Хакимиятләр алышынган араларда, бу җыелышлар суверен хакимлеккә ирешә: хан сайлыйлар, сугышлар игълан итәләр. Кайбер очракларда хәтта ханнар тәхеттән төшерелеп, алар урынына яңалары чакырыла. Карачылар һәм сәедләр аерым хакимлеккә һәм йогынтыга ия була. Соңгылары шулкадәр көчкә ия ки, сәедне очраткан хан, атыннан төшеп, аның кулын үбәргә тиеш була. Ханнар алышынган чакларда сәедләр күрше дәүләтләргә юл тотучы илчелекләрне җитәкли, дәүләт исеменнән тынычлык трактатларын имзалый. Мөселман руханилары Казан ханлыгында шундый ук вәкаләтләргә ия була. Шундый ук хакимлеккә феодаль Европадагы архиепископлар һәм папалар да ия ич. Ләкин сәедләрнең илнең дөньяви сәяси эшләренә тыкшынуы гел шома гына узмый. Яңадан килгән Сафа Гәрәй ханны кабул иткәндә, баш сәед халык тарафыннан үтерелә, чөнки сәеднең ханны юк итәргә әзерләнүе ачыклана.
Аристократлар кебек үк, Казан халкы да сәяси мәсьәләләргә битараф булмый. «Кара сөяк»ләр дә җыелышлар уздырып, сәяси эшләргә тыкшына, ләкин бу очрашулар очраклы булганлыктан, алар даими уздырылмый.
Ханлыкның керемнәрен берничә чыганак тәшкил итә: хәрби табышлар, казан татарлары күршеләренә еш кына яу чаба. Әсирләр Казан ярминкәләрендә күпләп сатыла, бер өлеше татар феодалларының хуҗалыгында эшче көчләр буларак файдаланыла. Китерелгән товарларга салынган пошлина да зур роль уйный, мондый керем Алтын Урда заманнарындагы кебек үк «тамга акчасы» дип атала. Әмма керемнең төп чыганагы һәртөрле хәйрия акчалары һәм салымнар була. М.Г.Худяковның күптән түгел басылып чыккан «Казан ханлыгы тарихы» китабындагы Сәхиб Гәрәй ярлыгы салымнар һәм хәйриячелек системасын ачык күзалларга ярдәм итә. Гомумиләштереп әйткәндә, Казан ханлыгының салым системасы XII–XIII гасырлардагы Монгол империясе һәм Кырым ханлыгының XV–XVI йөзләрдәге системасына охшаш. Казан һәм ханлык хәрби лагерьны хәтерләтә. Бу дәүләт сугыш эчендә туа һәм сугыш ялкынында өтелә. Бер гасыр аралыгында гына да Мәскәү белән 25ләп сугыш чыга. Ара-тирә килеп чыккан бәрелешләрне әйтеп тә тормыйбыз. Шул сәбәпле, бу илдәге зур мәдәни алгарыш турында авыз тутырып сөйләү дөрес булмас иде. Ханлык Алтын Урда хакимлеге чорындагы матди-мәдәни казанышларны саклап яши. Менә шуның өчен Герберштейн татарларны культуралы халык дип атый да инде.
Рухи культурага килсәк, Казанда күпләгән мәдрәсәләр эшли. «Талиб» (укучы), «абыз» (галим) сүзләренең еш очравы шул турыда сөйли. Насыйров Зөя кантонының иң караңгы авылларында да дин гыйлеме укытылу турында яза. Мәсәлән, шундый авылларның берсендә зур галим Ибраһим укыткан. Соңрак ул Константинопольгә киткән һәм зур гына бер мәдрәсәгә «мөдәррис» (профессор) итеп билгеләнгән. Кире әйләнеп кайткач, караңгы бер авылда татарларны һәм чувашларны укыту белән шөгыльләнгән.
Казан ханлыгы чорында рухи культураның яшәве турында башка шаһитләр дә бар. Болар – XVI гасыр кабер ташлары. Алар язу матурлыгы, тел һәм стиль мәсьәләсендә болгар чоры эпиграфик материалларыннан һич тә калышмый. Эшләнеш осталыгы ягыннан алар профессор Башкиров Кырымда тапкан кабер ташларын да уздырып җибәрә. Казан ханлыгы чорыннан бик аз санлы әдәби һәйкәлләр сакланып калган, алар Казанны алган чакта һәм халык чуалышларын бастырганда, дини эзәрлекләүләр нәтиҗәсендә, Петр, Анна, Елизавета идарә иткән вакытларда харап булгандыр.
Алдарак искәртеп үтелгәнчә, Казан ханлыгы, оешкан көненнән үк, көрәш мәйданын хәтерләтә. Яшәгән «йорт»ын Алтын Урда варисы дип исәпләүче Казан феодаллары башта үзләре һөҗүм сугышлары оештыра. Әлеге сугышлар аларны әсирләр белән баета. Әсирләрне сатканнар яисә хезмәтләреннән үзләре файдаланганнар. Ләкин ныгып килүче Мәскәү үзе дә һөҗүмгә күчә, биләмәләр һәм алпавыт җирләрен эләктерә, ә союзнигы православие руханиларына яңа мәхәлләләр (приходлар) бүләк итә. Мәскәү дәүләтендә икмәк базары барлыкка килгәч, бу сәясәт тагын да көчәя. Мәскәү дәүләтендә натураль хуҗалыклар әкренләп җимерелә башлый. Хакимиятне үз кулына төшергән йомышлы сыйныф алпавыт биләмәләрен күбрәк эләктереп калырга тырыша. Сәүдә мәнфәгатьләре дә алгы планга чыга. Сәүдә юлындагы Мәскәү кенәзлеге бөтен Идел буен буйсындырырга омтыла, әмма су юлындагы Казан ханлыгы бу омтылышларга киртә булып тора. Мәскәү белән үзара мөнәсәбәтләрнең кискенләшүенә тагын бер фактор сәбәпче. Үзенең вассалы Кырым ханлыгы аша эш итүче Төркия факторы бу. Әлеге тыкшынулар, безнең уебызча, Казан ханлыгы тәхетенә Гәрәйләр династиясе ия булганчы ук, ягъни Мөхәммәт Әмин чорларында ук башланып китә. Аз билгеле татар тарихчысы Хөсәен Әмирханов «Болгар тарихы» исемле хезмәтендә Казан ханы Әминнең Кырым ханына язылган бер кызыклы хаты турында әйтеп үтә. Әмин аннан Мәскәү белән көрәшүдә ярдәм сорый. Кырым ханлыгы ул чорда Мәскәү белән үзара мөнәсәбәтләрендә Казан ханлыгын үзенең «йорт»ы дип атый башлый. Бу вакытта инде Әстерхан ханлыгы Төркия йогынтысына дучар була. Урта һәм Түбән Идел буе нигъмәтләреннән тулысынча файдалану өчен, Төркиягә Казан ханлыгын да үз йогынтысы астында калдыру зарурлыгы туа. Ниһаять, 1521 елда Төркия вассалы булган Кырымга бәхет елмая: Казан тәхетенә Сәхиб Гәрәй утыртыла. Гәрәй – Төркиягә йөз тотучы хан. Госман империясенең Идел буе эшләренә шул рәвешле тыкшынуының тирән икътисади сәбәпләре дә бар.
XVI гасырда Персиядә яңа дәүләт барлыкка килә, һәм фарсылар Сәфәвиләр (Иран провинциясендә идарә итүче шаһлар династиясе) хакимияте белән берләшә. Фарсылар һәм төрекләр арасында Якын Көнчыгыштагы икътисади өстенлек өчен көрәш башлана. Бу көрәштә Төркия җиңеп чыкса да, Сәфәвиләр монархиясе яшәвен дәвам итә әле, ефәк һәм башка көнчыгыш товарлары Кече Азия портлары аша уза алмый башлый, һәм Идел юлы җанланып китә. Фарсылар үз товарларын Төркия аша җибәрсен өчен һәм аларга арттан һөҗүм оештыру максатында, Төркия Идел буе ыгы-зыгысына тыкшынырга тотына. Моннан тыш, кыйммәтле мехлар һәм диңгез судноларында ишкәкче ролен үтәүче коллар төрекләрдә Идел буен басып алу ниятен көчәйтә генә. Һәм Төркия Аллаһ исеменнән эш итә. Шул рәвешле, XVI гасырның беренче чирегендә Казан ханлыгы Госман империясенең вассалына әверелә. Бу чорда хәтта җомга намазы да солтан исәнлегенә багышлана. Төркия белән Мәскәү арасындагы бу тарткалаш ачыктан-ачык бара. Соңгысы ул вакытта бик кискен торган мөселманлык мәсьәләсен кузгатмас өчен ясалма барлыкка китерелгән Касыйм ханлыгындагы көчләрдән файдалана, биредә Мәскәүгә йөз тоткан Шаһгали һәм Җангали кебек ханнар әзерләнгән. Ләкин мисыр, фарсы, венгр мәшәкатьләренә баткан Төркия дә Казанга матди ярдәм күрсәтә алмый, шунлыктан кырымлылар аша эш йөртә. Соңгыларының да, әлбәттә, үз максатлары була. Кырым ханы Дәүләтгәрәй сүзләре белән әйткәндә: «Солтан Казанны үз кулына төшерсә, Кырым да безнең кулдан ычкыначак». Шунлыктан госманлылар тарафыннан куелган Сәхиб һәм Сафа-Гәрәйләр үзләренең урыннарын Мәскәү әзерләгән ханнарга бирергә тиеш булып чыга. Шул рәвешле, феодаль Казан белән капиталистик сәүдә мөнәсәбәтләренә күчеп баручы Мәскәү арасындагы көрәш соңгылары файдасына төгәлләнә. Казан 1552 елда ава.

III

Казан аугач та, ил Мәскәү дәүләтенә тиз генә буйсынмый әле. Халык мөстәкыйльлекнең тәмам юкка чыгуы белән килешә алмый, үз араларында Мәскәү яклылар күп булган феодаль сыйныф та хакимлекне югалтуына әрни. Рухани феодаллар да шул рәвешле тар-мар ителүдән риза булмый, әлбәттә, чөнки алар элекке куәтләрен һәм бай мәхәлләләрдән агылып торган керемнәрен югалта.
Шунлыктан руханилар башлыгы сәед Кол Шәриф, соңгы тамчы каны тамганчы, баскыннар белән сугыша. Тарханнардан һәм казаклардан торган күпсанлы хәрби сыйныф та, күпләгән матди сәбәпләр аркасында, бу югалту белән килешә алмый. Мөстәкыйльлек чорында автоном кенәзләр кул астында яшәгән чувашлар, марилар һ.б. Мәскәү золымына битараф булмый, максатларның уртаклыгы илне яклауга этәрә. Алар бу өлкәдә татарларга караганда да тәвәккәлрәк булып чыга. Казан аву белән үк, халык әкренләп көрәшкә әзерләнә башлый, һәм крайда яшәүче халыклар баш күтәрә. Бу бәрелешләр кайбер өзеклекләр белән канга батырылганчыга кадәр ун ел буе дәвам итә.
Каршылык хәрәкәте башлыклары госман, кырым, нугай ярдәменә өметләнә, әмма казанлылар янә алдана. Соңгылары тарафыннан бернинди дә реаль ярдәм күрсәтелми, нугайлардан китерелгән хан һәм аның дружинасы бернинди дә файда китерми, алар, киресенчә, җирле халыкны таларга керешә. Нәтиҗәдә, хан баш күтәрүчеләр тарафыннан үтерелә.
Восстание бастырылгач, илне колонизацияләү башлана. Иң беренче эш итеп хөкүмәт Мәскәү тәртипләрен кертә һәм Казанны ныгыту белән шөгыльләнә. Кырылудан, погромнардан исән калган халыкның бер өлеше сазлыклы урыннарга күчерелә, шулай итеп, татар бистәсе барлыкка килә. Җирле идарә башлыгы һәм аның ярдәмчесе билгеләнә. Мәскәү тәртипләрен кертү һәм аны яклау-саклау максатында, Казанда шактый зур хәрби гарнизон калдырыла. 1555 елгы восстание вакытында епископ Гурий җитәкчелегендәге яңа епархия оештырыла. Аның вәкаләтләре киң була: халыкны христианлаштыру, чиркәүләр төзү, монастырьлар торгызу. Крайны колонизацияләү Казаннан башланып китә. Шул сәбәпле, XVI гасыр ахырына Казанда яшәүче рус гаиләләре 7000 кешегә җитә. Ә татарлар 6000 тирәсе кала. Иң элек Казан тирәсендәге җирләр колонизацияләү шаукымына эләгә. Элекке феодаллар һәм җирле халык тарафыннан ташланган җирләр рус дворяннарына бирелә. Кирәк булган очракта, Казанны якларга әзер торсыннар, үзәккә якынрак булсыннар, янәсе. Шул сәбәпле, күп кенә авыллар татар атамасын йөртсә дә, хәзерге вакытта Казаннан утыз чакрым тирәли арада бер генә татар авылы да юк. Ләкин шул фактны билгеләп үтү зарур: татар феодаль сыйныфының күпчелеге – Мәскәүгә йөз тотучылар, ягъни Мәскәү белән икътисади бәйләнгән затлар, Мәскәүгә лояль калган морза-бәкләр төркеме, ягъни Мәскәүгә хезмәт итүчеләр җир биләмәләре һәм поместьелар ала. Казан тирәсендәге халыкның бер өлеше төньяк-көнчыгышка китә һәм анда яшәүче мариларны һәм вотякларны кысрыклап чыгара. Шунлыктан төньяктагы хәзерге Арча кантонының күп кенә татар авыллары фин атамалары йөртә, бу темага багышланган риваятьләр дә шактый (мәсәлән, Әтнәдә). Чулман һәм Идел буйларындагы Казан ханнары җирләре архиепископларга бирелә. Митрополит һәм архиепископ биләмәләренә күп кенә татар авыллары да керә. Казан краен беренче колонизацияләүчеләр – боярлар, кенәзләр, бояр балалары һәм башка хезмәткәрләр. Кайберләре бу җирләргә ирекле килеп төпләнә, кайберләре Мәскәү тарафыннан мәҗбүри җибәрелә. Патша җәзасына эләккән, биләмәләре тартып алынган боярлар яңа крайга күчерелә, аларга поместьелар бирелә, шулай итеп, җәберләнгән кавем Мәскәүгә файдалы кешеләргә әверелә. Сәүдәгәрләр дә ирекле яисә мәҗбүри рәвештә Казан патшалыгына килеп эләгә. Мәсәлән, Казанга күпсанлы Псков сәүдәгәрләре һәм һөнәрчеләр күчерелүе билгеле.
Рус крестияннары безнең якларга мәҗбүри китерелә, бер өлеше, әлбәттә, алпавытлар изүеннән качып килә. Бу изү XVI гасырда тагын да көчәя, шунлыктан, Казан алынгач, үзәк рус өлкәләреннән крестияннар күпләп яңа крайга качып китәргә тотына. Аларны ирек һәм буш җирләрнең күплеге ымсындыра. Алпавытларга хезмәткә кергән крестияннар 10 елга ташламалар ала. Яңа хуҗалары аларга карата бик сак мөнәсәбәттә тора, чөнки эшче куллар һәркайда да җитешми бит. Ниндидер сәбәпләр аркасында крестияннар качып киткән, һәм алар тотылган очракларда да, өстәгеләр моңа бармак аша гына карый, чөнки алар җирләрне тизрәк колонизацияләргә ашыга. Ни өчен дигәндә, Төркия үзенең вассалы Кырым аша Казан һәм Әстерхан җирләренә дәгъва белдерә, «Казанны һәм Әстерханны кире кайтар!» дип, урыс патшасы Грозныйга усал хатлар яза. Идел буен кулга төшерү, Дон һәм Идел елгаларын үзара канал белән тоташтыру максатында 3000 төрек янычарының һәм күпсанлы кырым гаскәренең һөҗүмен искәртү дә җитә. Төркиянең әлеге таләпләренә: «Казан һәм Әстерхан җирләренә күптән инде руслар хуҗа, ул җирләрдә патша җиде шәһәр төзеде инде», – дип әйтерлек булсын. Мәскәү илчеләре әлеге таләпләргә шулай җавап кайтара да. Шул сәбәпле, Мәскәү хөкүмәте ныгытылган шәһәрләр төзүгә керешә, ягъни алар рус колонизациясенең терәк пунктлары булырга тиеш була. 1557 елда Лаеш үсеп чыга. Шәһәргә бояр уллары һәм гаиләләре белән укчылар күчерелә. 1578 елда Тәтеш калка. Ә 1583 елда Алатыр нигезләнә, соңрак башка кантон шәһәрләр дә пәйда була. Бу шәһәрләр рус колонизациясенең терәге буларак хезмәт итә: алар тирәсендә сәүдә һәм һөнәрчелек белән шөгыльләнүче рус үзәкләре барлыкка килә, алардан ерак кына түгел йомышлы крестияннардан торган рус авыллары калкып чыга. Шәһәр ныгытмалары һәм укчылар игенчелек белән шөгыльләнү өчен аларга тулы мөмкинлек бирә. Рус колонизациясенең икенче терәге булып Казанны яулап алгач ук калкып чыккан монастырьлар тора. Аларны шулай ук калын диварлар саклый, «явыз басурманнар» колонизаторларга каршы баш күтәргән очракта, монахлар корал кулланудан да тартынып тормый. Шулай итеп, хөкүмәтнең колонизаторлык сәясәте һәм изелгән крестияннарның күпләп агылуы нәтиҗәсендә, XVI гасыр азагына безнең край катнаш этник составлы илгә әверелә. Татарлар, әлбәттә, күпчелекне тәшкил итә, ләкин алар икътисади яктан бик нык хәлсезләнә, шуның өстенә, шәһәр үзәгенә якын җирләрдән һәм су чыганакларыннан читләштерелә. Ләкин һәртөрле явызлыкның кайчакта уңай яклары да була бит аның. Рус колонизациясе крестияннарны хуҗалыкта тагын да интенсив формалар белән эш итәргә, ягъни җитештерүчәнлекне күтәрүгә этәрә. Монастырьлы һәм митрополияле авылларның сан алу кенәгәләренә күз салсак, без анда XVII гасыр урталарында кайбер татар авылларында өч басулы чәчү әйләнешен күрәбез.

IV
Мөстәкыйльлеген югалткан татар җәмәгатьчелеге иске иҗтимагый системаны шундук югалтмый әле: Казан ханлыгында хакимлек иткән феодализм яшәвен дәвам итә. Мәскәү хөкүмәтенә лояль, җир һәм суларыннан мәхрүм ителмәгән татар бәкләре, морзалары һәм тарханнары крайның мөстәкыйльлек чорындагы халәтенә кайта: иске биләмәләре белән идарә итәргә хокук ала, йомышлылар һәм хәрбиләр сыйныфына кертелә, татарчалап «йомышлы татар яисә морза» дип атала башлый. Аларның кайберләре Мәскәү хөкүмәтеннән өстәмә җир мәйданнары, Мәскәү, Литва һәм Ливовония белән алып барган сугышларда катнашканнары әсирлеккә эләккәннәрне эксплуатацияләргә дә хокук ала. Татар «чура»ларына (крепостнойларга һәм холопларга) ия булу чикләнмәгән күләмдә рөхсәт ителә. «Йомышлы татарлар» регуляр армиядә хезмәт итә. Андый отрядларга хөкүмәт бик мохтаҗ була, чөнки дала халыклары, кырымлылар, ногайлар, калмыклар белән алып барылган сугышларда шундый атлы гаскәрне файдалану бик отышлы, алар дала сугышларының бөтен үзенчәлекләрен белә. Моннан тыш, бу дала полклары сәяси әһәмияткә дә ия: татарларны үз туганнары белән сугыштырып, аларны үзара ызгыштырырга мөмкин. Тыштан караганда, татар феодаль сыйныфы үзенең элекке системасын саклаган күк: кенәзләр һәм бәкләр феодаль баскычның иң өстендә тора, аннан соң морзалар, ә иң астагы урыннарны «йомышлы кешеләр» ала. Соңгыларын рәсми телдә гади итеп татарлар дип кенә атыйлар.
Югары аристократия вәкилләрен хөкүмәт күз уңында тота: аларны патша тирәсенәрәк урнаштыра, һәртөрле тантаналарга чакыра, мөселман илләреннән килгән илчеләрне кабул иткәндә катнаштыра. Татар аристократлары, бәкләр һәм кенәзләр йомышлы татарлардан торган отрядларның башкомандующийлары итеп исәпләнә.
Ләкин хөкүмәт аларга барыбер шикләнеп карый, Казан администрациясенә һәрдаим аларны күзәтеп тору турында күрсәтмәләр агыла.
XVI гасырда татар феодалларының йомышлы катламы хәле менә шундый.
Бу чорда авылларда яшәүче татарларның күпчелеге ике элемент тәшкил итә: үзләрен милли изүче морзаларга, бәкләргә бәйлеләр һәм Казан алынгач, руслар яисә рухани алпавытлар кулына килеп эләккән татарлар.
Татар халкының авылларда яшәүче икенче өлеше «ясаклы татарлар» дип атала, һәм алар натуралата ясак түләп тора.
Яулап алынганнан соңгы Казандагы сәүдә элементы турында турыдан-туры күрсәтмәләр кулыбызда юк, әмма XVI гасырда Казанның татарлар яшәгән өлешендәге лавкалар тасвирламасыннан аның булганлыгын гоманлый алабыз.
Элекке ханлыкта яшәгән фин-угыр, чуваш халыклары үзгәрешләр кичерми, чөнки аларга дары исе һәм оккупантлар йогынтысы әллә ни көчле булмый. Ләкин алар өчен бик аяныч бер хәлне билгеләп үтми мөмкин түгел: колонизаторлар тарафыннан читкә куылган яисә ирекле рәвештә китеп барган татарлар урман эчләрендә яшәгән мариларны, вотякларны кысрыклап чыгара. Инде мөселман руханилары хәле турында да сүз әйтер чак җитте. Казан авуга ук, колонизаторлык сәясәте белән бер үк вакытта төбәкне христианлаштыру башланып китә. Православие руханилары чиркәүләр һәм монастырьлар төзү өчен җир эләктерү белән генә чикләнеп калмый, аларга әле тагын керемнәрне арттыру да кирәк бит. Ә моның өчен мөселманнарны христиан диненә китерү кирәк. Моның ничегрәк тормышка ашырылуы инде һәркемгә билгеле.
Шундый шартларга куелган татар руханиларының хәле җиңел түгел. Муллалар илнең иң хокуксыз кешеләренә әверелә. Муллалар һәм сәедләр икътисади өстенлекләрен югалта. Алар Екатерина II хакимияткә килгәнче шул хәлдә кала, ягъни патша хөкүмәтенә карата оппозициядә тора.
XVI йөздә татар мәдәниятенең үсеше турында да әйтеп үтү кирәк. Мөселман илләрендә мәчетләрдә мәктәпләр дә эшләп килә, гыйлемлелек арта. Безнең крайда да андый мәчетләр эшли, ләкин алар даими рәвештә җимерелә. Шундый тар-мар итүләрнең соңгысы – 1593 елда архиепископ Гермоген шикаяте нәтиҗәсе. Патша Феодор Иоаннович указы чыккач була ул. «Татар мәчетләрен юк итәргә, яңаларын төзетмәскә!» Бу кысрыклаулар шулхәтле көчле була ки, бөтен Казан ханлыгы территориясендә XVI гасыр ахыры XVII гасыр башына караган кабер ташлары юкка чыгарыла. XVI гасырның беренче чирегенә караганнары аеруча күпләп юк ителә…

 

Дәвамын журналның июнь (№6, 2017) саныннан укый аласыз.

 

Газиз ГОБӘЙДУЛЛИН,
Рәшит БӘШӘР тәрҗемәсе.

Комментарий язарга