Логотип «Мәйдан» журналы

Татар теле һәм әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадага гаризалар кабул итү башланды

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадага гаризалар кабул итү башлануын әйтте. Бу хакта ул «Тат...

ТР мәгариф һәм фән министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек секторы җитәкчесе Гөлия Мусина татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадага гаризалар кабул итү башлануын әйтте. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә хәбәр итте.
Татар теле һәм  әдәбиятыннан VIII Халыкара олимпиадага гаризалар кабул итү башланды
«Гаризалар ел саен 15 ноябрьдән кабул ителә. Тест нәтиҗәләре буенча максималь балл җыйган катнашучылар олимпиаданың йомгаклау этабына чакырыла. Олимпиада Россия Федерациясе субъектларында, шулай ук чит илләрдә татар телен һәм әдәбиятын саклау һәм үстерү өчен өстәмә шартлар тудыру максатыннан үткәрелә», — дип сөйләде ул.
Гөлия Мусина сүзләренчә, олимпиаданың йомгаклау этабында катнашучылар исемлеге беренче мартка кадәр төзелә. Олимпиаданың йомгаклау этабы язма турдан: татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан, татар халкы һәм тарихыннан булачак, моннан тыш «ТАССР төзелүгә 100 ел» дигән темага проект эшләрен яклау таләп ителәчәк. Сектор җитәкчесе олимпиаданың йомгаклау туры ел саен апрель аенда үткәрелүен билгеләп узды.
Татар теле һәм әдәбияты олимпиадасының бурычлары: Россия Федерациясе субъектларыннан һәм чит илләрдән килгән укучылар һәм студентларның татар телен, әдәбиятын өйрәнүгә карата кызыксынуларын арттыру, татар телен һәм әдәбиятын, традицияләрен, мәдәниятен һәм сәнгатен белгән сәләтле укучыларны, студентларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, яшь буында туган телгә, татар мәдәниятенә мәхәббәт тәрбияләү.
Олимпиада «2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Россия Федерациясе субъектлары, чит ил студентлары һәм укучылары өчен үткәрелә. Оештыручылар – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм Казан федераль университеты.

Фото: татар-информ

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/20/197238/

Комментарийлар