Логотип «Мәйдан» журналы

Татар синтезаторында яңгыраячак хатын-кыз тавышын эзлиләр

Татар тавыш синтезаторында яңгыраячак хатын-кыз тавышын эзлиләр. Бу хакта Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев хәбәр итте.2019 елның 26 маенда Рес...

Татар тавыш синтезаторында яңгыраячак хатын-кыз тавышын эзлиләр. Бу хакта Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе директоры Наил Сәфәргалиев хәбәр итте.
Татар синтезаторында яңгыраячак хатын-кыз тавышын эзлиләр
2019 елның 26 маенда Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсендә татар телендә беренче һәм бердәнбер сөйләм синтезаторын тәкъдим иткәннәр иде. Әлеге җайланма текстларны сөйләм теленә әйләндерергә сәләтле.
“Синтезаторны булдыруда ярдәм күрсәткән КФУ лингвистларына, Чебоксарда яшәүче программист Ольга Яковлевага рәхмәт. Алар безгә волонтерлар буларак ярдәм иттеләр. Чит регионнар Казанга караганда бу синтезатор белән ешрак кулланалар. Файдалануда ярдәм күрсәтәбез. Әгәр дә ярдәм кирәк булса, китапханәгә шалтыратырга кирәк”, - ди китапханә директоры Наил Сәфәргалиев.
Синтезатор танылган диктор Тәлгать Хаматшин тавышы белән “сөйли”.
“Әлегә хатын-кыз тавышын таба алмадык, эзлибез. Раилә булырмы, Фатыйма булырмы белмибез. Кайбер ирләр хатыннарыннан көнләшә икән: “Нинди ир кеше тавышын тыңлыйсың?” – дип. Шуңа күрә хатын-кыз тавышы да кирәк”, - диде китапханә директоры.
 
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/14/196948/

Комментарийлар