Логотип «Мәйдан» журналы

Татар классигы Аяз Гыйләҗев әсәрен Хакасия милли драма театры сәхнәләштерә

27 ноябрь көнне сәгать 18.30 да, А. М. Топанов исемендәге Хакасия милли драма театрында “Кичер мине, җир” спектакле премьерасы була. Ул Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” әсәре буенча сәхнәләштерелгән.РФд...

27 ноябрь көнне сәгать 18.30 да, А. М. Топанов исемендәге Хакасия милли драма театрында “Кичер мине, җир” спектакле премьерасы була. Ул Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” әсәре буенча сәхнәләштерелгән.
РФда Әдәбият елы уңаеннан әзерләнгән спектакль тарихи һәм милли тамырларга кайту тарихын бәян итә. Анда Россиянең барлык халыкларының, шул исәптән хакас халкының, кайгысы чагылыш тапкан.
Пьеса Хакасиянең танылган язучысы Татьяна Майнагашева тарафыннан тәрҗемә ителгән. Спектакльнең режиссеры — Юрий Майнагашев, диелә театрның матбугат хезмәте хәбәрендә.
 
Татар-информ ИА

Комментарийлар