Логотип «Мәйдан» журналы

TAT CULT LAB музыкаль лабораториясенә гаризалар кабул ителә

TAT CULT LAB музыкаль лабораториясенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.TAT CULT LAB / музыка — ул яшь композиторлар, аранжировка ясаучылар, саун...

TAT CULT LAB музыкаль лабораториясенә гаризалар кабул ителә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
TAT CULT LAB музыкаль лабораториясенә гаризалар кабул ителә
TAT CULT LAB / музыка — ул яшь композиторлар, аранжировка ясаучылар, саунд-продюсер, битмейкер, музыкант һәм шагыйрьләр өчен уздырыла торган Татарстандагы беренче лаборатория. Быелгы тема — глобализация дәверендә үзбилгеләнүне эзләү.
Лаборатория үзара тәҗрибә, белем һәм күнекмәләр алышу максатыннан республиканың яшь осталарын, Россиянең их яхшы белгечләрен һәм федераль дәрәҗәдәге музыкантларны берләштерә. 3 атна дәвамында төркемнәр заманча татар музыкасын иҗат итәчәк.
Оештыручылар: Yummy Music лейблы, creeptone media продюсерлык төркеме һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы. Чара Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелә.
Гаризалар 10 октябрьгә кадәр кабул ителә.
 
Фото: tatar-congress.org

https://tatar-inform.tatar/news/2019/10/08/194921/

Комментарийлар