Логотип «Мәйдан» журналы

Тарих кала да, китап кала...

«Мәйдан» журналының май санында Татарстандагы иң өлкән китапханәләрнең берсе булган Минзәлә район китапханәсенең директоры Резеда Нәҗиповна Ягафарова белөн әңгәмәсе чыгачак.Сезнең хозурга әңгәмәдән өз...

«Мәйдан» журналының май санында Татарстандагы иң өлкән китапханәләрнең берсе булган Минзәлә район китапханәсенең директоры Резеда Нәҗиповна Ягафарова белөн әңгәмәсе чыгачак.
Сезнең хозурга әңгәмәдән өзекләрне төкъдим итәбез.
— Якташ шагыйребез Рәшит Гәрәйнең музеен оештыру, аны ачу – үзе бер тарих. Без Рәшит абый турында истәлекләрне кадерләп саклыйбыз, аның музее нәкъ безнең китапханәдә урнашуы белән горурланабыз. Рәшит абый гомере буе Минзәләне яратты, гел кайтып йөрде. Ул район газетасында «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсен оештырды, аның утырышларында һәрдаим катнашты. Район газетасының ул чактагы мөхәррире, инде үзе дә мәрхүм Мөҗип Хәбриев белән бик дуслар, фикердәшләр була алар. Рәшит абыйның вафатыннан соң, Мөҗип абый аның музеен булдыру тәкъдиме белән чыга, бу хакта балалар китапханәсе мөдире Лениза Якиевага мөрәҗәгать итә. Бу фикер район җитәкчеләре тарафыннан да яклау таба, зур эш башлана. Лениза апа Рәшит Гәрәйнең мирасын барлауда, туплауда искиткеч зур хезмәт куйды, балалар китапханәсенең бер бүлмәсендә якташ шагыйребез Рәшит Гәрәй музеен булдырды.

Комментарийлар