Логотип «Мәйдан» журналы

Танылган шеф-повар, теш алдырганнан соң, вафат булган

Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә ресторанда шеф-повар булып эшләүче Сәлим Таваров вафат булган.Шәһәрдә билгеле шеф-повар Коммунистлар урамындагы ресторанның аш бүлмәсе белән идарә иткән. Декабрьдә...

Башкортстан башкаласы Уфа шәһәрендә ресторанда шеф-повар булып эшләүче Сәлим Таваров вафат булган.



Шәһәрдә билгеле шеф-повар Коммунистлар урамындагы ресторанның аш бүлмәсе белән идарә иткән. Декабрьдә Сәлим Таваров тешен алдыра. Шуннан соң хәле начарлана. 1 гыйнварда Сәлим хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Аның каны оемый башлый. Моның сәбәбе – лейкоз авыруы була. Аны ясалма комага кертәләр.

11 гыйнварда 28 яшьлек Сәлим Таваров хастаханәдә җан бирә, дип яза “Башинформ” агентлыгы.

Фото: Вконтакте


Чыганак: Татар тудей

Комментарийлар