Логотип «Мәйдан» журналы

Тамыразык алыр вакыт җитә

Тамыразыкларны мул итеп үстерүче  бакчачылар, аны вакытында җыеп алмаса, уңышның күп өлешен югалтырга мөмкин. Яшелчәне җыю һәм саклауның үз тәртибе һәм вакыты бар.Казып алу вакытын көне-сәгате белән а...

Тамыразыкларны мул итеп үстерүче  бакчачылар, аны вакытында җыеп алмаса, уңышның күп өлешен югалтырга мөмкин. Яшелчәне җыю һәм саклауның үз тәртибе һәм вакыты бар.


Казып алу вакытын көне-сәгате белән алдан билгеләп булмый, әлбәттә. Ул яшелчә үстерү зонасына һәм һава шартларына бәйле. Тик шулай да көзге суыкларга кадәр тамыразыкларны казып алырга кирәк. Чөгендер, шалкан, дайкон, әче торма кебек күп өлеше туфрактан өскә чыгып торган яшелчәләрне 10-15 сентябрьгә кадәр җыеп алу яхшырак. Уңышны бары тик коры көнне генә җыегыз. Сабагын төбенә кадәр кисегез, шулай эшләгәндә алар кышын шытып ятмас. Яшелчәнең тамырына тимәгез, аны җәрәхәтләргә ярамый.
Түтәлдә, яки ышык урында 2-3 сәгать киптерелгән тамыразыкларны җыеп алып, бер атнага караңгы, салкын урынга салып торыгыз. Шулай эшләгәндә яшелчәләр яхшырак саклана, череми һәм парша авыруына бирешми.
Кызыл чөгендер кырауларга тиз бирешә, шуңа аны беренче алыгыз. Шуннан ачы торма, шалкан, гәрәнкә, кишер алына.
Мул уңыш алган һәр бакчачының үз сере бардыр, мөгаен. Бәлки, укучылар арасында киңәшләре белән уртаклашучылар да табылыр. Сездән хатлар көтәбез.
 
«Кызыл таң»

Комментарийлар