Логотип «Мәйдан» журналы

"Созвездие - Йолдызлык-2018" фестиваленә гаризалар кабул ителә башлады

8 һәм 9 февральдә Чаллының "Шатлык" яшьләр үзәгендә "Созвездие – Йолдызлык-2018" XVII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары узачак. Фестивальдә иҗади төркемнәр һәм 5 я...

8 һәм 9 февральдә Чаллының "Шатлык" яшьләр үзәгендә "Созвездие – Йолдызлык-2018" XVII ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең сайлап алу турлары узачак.
 
Фестивальдә иҗади төркемнәр һәм 5 яшьтән алып 21 яшькәчә аерым башкаручылар катнаша, алар эстрада жанрында чыгыш ясый.
"Хореография", "Конферанс", "Вокал-соло", "Вокаль ансамбльләр" номинацияләре буенча шәһәр турында катнашу өчен гаризаны 2 февральгә хәтле бирергә; "Иң яхшы текстлы җыр", "Иң матур көйле җыр" һәм "Видеоклип" номинацияләре өчен 2018 елның 1 мартына кадәр гариза тапшырырга кирәк.
 
Гаризалар бу электрон почта mc-shatlyk@mail.ru аша кабул ителә. Хатның темасында "Созвездие - Йолдызлык" дип күрсәтелергә тиеш. Белешмәләр өчен телефон: 39-94-85.
Фестивальнең нигезләмәсе, регламенты, гариза язу үрнәкләре: сайт МАУ «МЦ «Шатлык»,  группа в ВКонтакте,  «Созвездие – Йолдызлык». 
 

Комментарийлар