Логотип «Мәйдан» журналы

Сөтле чәй эчәргә ярамый, ди...

Ә сез һаман чәегезгә сөт саласызмы?Күпләр чәйнең файдалы үзлекләре белән таныш — ул табигый антиоксидантлардан торган токсиннар чыгара, иммун, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системаларын ныгыта һәм башк...

Ә сез һаман чәегезгә сөт саласызмы?

Күпләр чәйнең файдалы үзлекләре белән таныш — ул табигый антиоксидантлардан торган токсиннар чыгара, иммун, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системаларын ныгыта һәм башка бик күп игелекле сыйфатларга ия. Диетолог Елена Соломатина кибеттә кайсы чәйне сайларга һәм әлеге эчемлекне нинди ризыклар белән кулланырга ярамавы турында сөйләгән.
Эксперт сүзләренә караганда, чәй продукциясен сайлаганда шунысына игътибар итәргә кирәк: яфраклар кайда җыела, шунда ук житештерелүе дә мөһим. Шулай ук, туклану эксперты, пакетлардагы чәйне эчәргә кирәкми, дип раслый, чөнки аларга, гадәттә, чәй калдыклары, ботаклар һәм хәтта җитештерү тузаны эләгә. Иң яхшысы — беренче сортлы чәй сайларга. Аны чәй куагының иң югары ботакларыннан җыялар. Моннан тыш, белгеч чәйләрнең буяуларсыз һәм тәмләткечсезен сатып алырга киңәш итә.
«Сөтле чәй эчәргә кирәкми. Эш шунда ки, сөт составында файдалы антиоксидантлар нейтральләштерелергә һәм, нәтиҗәдә, корсакта агу һәм дискомфорт килеп чыгарга мөмкин», — дип белдергән белгеч.
Елена Соломатина, шулай ук, чәй эчемлегенә бал өстәүне тыя. Температура югары булганда табигый продукт барлык файдалы үзлекләрен югалта. Нәтиҗәдә, чәйдә шикәр генә кала. Эксперт чәйгә лимон кисәкләре һәм өйдә әзерләнгән кайнатма салырга киңәш итә.
Әле күптән түгел генә икенче бер белгеч чәйгә лимон салмаска киңәш иткән иде. Кемне тыңларга да белмәссең...
 
Фото: https://pixabay.com/

https://kiziltan.rbsmi.ru/ сайтыннан

Комментарийлар