АК ТО­МАН­НАР ИЛЕН­ДӘ

– Ме­нед­жер ави­а­би­лет җи­бәр­гән, мин ир­тә­гә Анг­ли­я­гә ки­тәм!

Ты­ныч кы­на ко­фе эчеп утыр­ган әти­се бе­лән әни­се Се­ре­жа­га ка­рап, тел­дән кал­ды­лар. Чит ил­гә ки­тү ту­рын­да сөй­ләш­кә­не бул­ды ул­ла­ры­ның, лә­кин анык кы­на кая, кай­чан ки­тү ту­рын­да сүз чык­ма­ган иде әле.

Әни­се ко­е­лып төш­те, ап­ты­раш­та кал­ды:

– Ни­чек ин­де? Әзер­лек­сез-ни­сез, әйт­ми-нит­ми Анг­ли­я­гә ки­тә­сең?

– Ме­нед­жер ми­не ал­дан ки­сә­тер­гә ки­рәк тап­ма­ган, – дип ак­лан­ды ул­ла­ры. «С­та­рик­лар»  нәр­сә­дер әй­тер­гә өл­гер­гән­че, ко­фе­сын чө­ме­реп ке­нә куй­ды да ки­тәр­гә ашык­ты:

– Мин инс­ти­тут­ка ака­дем­ка алыр­га ба­рам!

Хез­мәт­кә ур­наш­ты­ру бу­ен­ча Лат­вия аген­ты ба­ры бер ге­нә көн ал­дан хә­бәр ит­те. Егет, төн буе уй­ла­нып, йок­лый ал­мый ят­ты.

Ир­тән, са­мо­лет­ка өч-дүрт сә­гать ке­нә ка­ла, инс­ти­тут­ка чап­ты, де­ка­нат­та ака­де­мик ял ал­ды. Ул әле кай­ты­рын-кайт­ма­сын да, уку­ын дә­вам итә­сен- ит­мә­вен дә бел­ми, шу­лай да до­ку­мент ки­рәк бу­луы бар. Курс­таш кыз­ны оч­ра­тып, бе­раз мак­та­нып та ал­ды, ул Анг­ли­я­гә ки­тә, инг­лиз те­лен «су ке­бек эчә»…

sina-jyrym

– Өй­гә кай­тып, әни­се пе­шер­гән ток­мач­лы аш­ны ашар­га гы­на өл­гер­де.

Шар ке­бек ка­бар­ган че­мо­да­нын көч­кә ябып, кал­ган ки­рәк-ярак­ны ике зур па­кет­ка сал­гач, ба­га­жы­ның күп­ле­ге­нә ап­ты­ра­ды. Әле акус­тик ги­та­ра­сы да бар. Ба­ры­сын ба­гаж­ник­ка ту­ты­рып, юл­га куз­гал­ды­лар. Әни­се ма­ши­на­ны ашык­мый­ча, сак йөрт­сә дә, аэ­ро­порт­ка егер­ме ми­нут­та ба­рып җит­те­ләр. Ме­нә шул егер­ме ми­нут эчен­дә егет­нең кү­ңе­лен ике­лә­нү, кур­ку би­ләп ал­ды: чит ил­гә ки­теп дө­рес эш­ли­ме соң?! Ни­гә, кем­гә ки­рәк аның ки­түе? Аэ­ро­порт­та, са­мо­лет­ка ре­гист­ра­ция үт­кәч, үзен кая ку­яр­га бел­мә­де, оч­кыч­ка утыр­ган­га ка­дәр көт­кән ва­кыт га­зап­ка әй­лән­де… Әл­лә, әни­лә­ре бе­лән ма­ши­на­га уты­рып, ки­ре кай­тып ки­тә­се ин­де?!

Ри­га­да кал­са, ни кө­тә? – ди­гән уй­лар кил­де ба­шы­на. Лат­ви­я­дә мәң­ге­лек бул­дык­сыз бу­лып яшәр­гә­ме?! Бул­ды, җит­те! Арт­ка ка­рау бет­те! Ал­га! Ал­га! Бә­лә­кәй Пи­тер Пен бу­лып ка­лыр­га яра­мый, үсәр­гә ки­рәк! Аның 60 инг­лиз фун­ты һәм ги­та­ра­сы бар! Ул Анг­лия ди­гән ут­рау­ны яу­лар­га ба­ра! Сер­гей үзен юа­тыр­га, ты­ныч­лан­ды­рыр­га ты­рыш­ты.

Ни­һа­ять, бел­де­рү яң­гы­ра­ды:

– Ри­га – Лон­дон рей­сы­на утыр­ту­лар баш­ла­на.

– Ана йө­рә­ге улы­ның ки­че­реш­лә­рен си­зен­гән­дер, ко­чак­лап , ар­ка­сын­нан сөй­де:

– Эх, улы­ка­ем! Син ан­да без­дән баш­ка ни­чек яшәр­сең?!

Әти­се­нең ни әйт­кә­не хә­те­рен­нән чык­ты, алар ко­чак­ла­шып хуш­лаш­ты­лар.

АЭ­РО­ПОРТ

Бо­инг «Б­ри­тиш Эй­руэйз» һа­ва­га кү­тә­рел­гән­дә, бер­ни­чә се­кунд­ка крес­ло­га ки­те­реп сы­лан­га­нын той­ды, рә­хәт бу­лып кит­те. Кал­га­нын хә­тер­лә­ми, очар ал­дын­нан бул­ган ки­че­реш­лә­ре ар­дыр­ган­мы, юл буе йок­ла­ды. Оч­кыч са­ло­нын­да нин­ди­дер җан­ла­ну си­зеп уян­ган­да:

– Хит­роу өс­тен­нән оча­быз, – ди­де күр­ше крес­ло­да утыр­ган егет.

Сер­гей ил­лю­ми­на­тор­га ка­ра­ды. Тә­рә­зә­дә кү­ңел­гә ошар­лык нәр­сә­ләр кү­рен­ми: нин­ди­дер ан­гар­лар, ху­җа­лык ко­рыл­ма­ла­ры, ск­лад ке­бек нәр­сә­ләр…

Лон­дон­ның рә­сем­нәр, фильм­нар бу­ен­ча та­ныш би­ек баш­ня­лы би­на­ла­рын кү­рер­гә те­ләп, ил­лю­ми­на­тор­га тө­бәл­сә дә, һа­ман шул Хит­роу ди­гән шә­һәр бет­ми дә бет­ми…

– Хит­роу бик зур, Лон­дон Хит­роу­дан да зур­рак, – ди­де күр­ше­се. Оч­кыч­та ба­ры­сы да Лат­ви­я­дән – Сер­гей­ның ва­тан­даш­ла­ры. Анг­ли­я­гә кай­сы эш эз­ләп, кай­сы ба­ер­га дип, кай­сы үзен та­бар­га – дан эз­ләп ба­ра. Са­мо­лет­тан тө­шеп, та­мож­ня тик­ше­рү­ен үт­кәч, тер­ми­нал­га чык­ты­лар да кай­сы-кая та­ра­лы­шып бет­те­ләр, Сер­гей­ны кар­шы­лар­га ти­еш агент кил­мә­гән иде. Ул, юга­лып, кур­кып кал­ды, мон­да аңа яр­дәм итәр­лек бер та­ны­шы да юк, ки­ре Лат­ви­я­гә очар­га ак­ча­сы җит­ми… Эх, бү­ген ки­чә­ге көн бул­са, әни­лә­ре бе­лән өй­лә­ре­нә кай­тып ки­тәр иде… Ап­ты­рап, өч си­га­рет­ны бер-бер арт­лы тарт­кан­нан соң, мө­һим ка­рар­га кил­де: би­ре­дә­ге агент­лык­ка шал­ты­ра­тыр­га! Аның бит әле 60 фун­ты исән! Инг­лиз те­лен бе­лә! Егет­кә инг­лиз те­ле­нең ки­рә­ге чык­ты. Бе­рен­че мәр­тә­бә чын Бри­та­ния ке­ше­се бе­лән сөй­лә­шер­гә ту­ры ки­лә… Аң­ла­та алыр­мы? Ри­га­да курс­таш кыз­га «инг­лиз­чә су ке­бек эчәм» дип мак­тан­ган иде мак­та­ну­ын…

***

Бри­та­ния ут­ра­вын «яу­лар­га» кил­гән егет нәр­сә бе­лә иде соң Анг­лия ту­рын­да? Шер­лок Холмс, Мисс Марпл, Эр­кюль Пу­а­ро… Фут­бол! Мон­да фут­бол яра­та­лар! Та­гын нәр­сә? Ә-ә-ә, та­гын – Гар­ри Пот­тер! То­ман! Һәр­чак күк гөм­бә­зен кап­лап тор­ган күк­сел то­ман…

Анг­лия – ул Лон­дон! Вә­лә­кин… Егет конт­ракт тө­зе­гән агент­лык баш­ка­ла­да тү­гел, әл­лә кай­да олак­кан төнь­як­та­гы Барнлс­ли ди­гән, зур­рак масш­таб­лы кар­та­га да тө­ше­рел­мә­гән кеч­ке­нә ге­нә шә­һәр бу­лып чык­ты. Элек мон­да кү­мер шах­та­ла­ры бул­ган, Мар­га­рет Тэт­чер алар­ны ябып бе­тер­гән.

Би­ре­гә төн ур­та­сын­да гы­на ки­леп җит­те. Кар­шы ал­ган шо­фер Сер­гей­дан:

– Инг­лиз­чә ях­шы сөй­лә­шә­сез­ме? – дип со­ра­ды. Ары­ган, ачык­кан егет аның үзе­нә со­рау бир­де:

– Сез­нең Анг­ли­я­дә кай­да та­мак туй­ды­рыр­га бу­ла?

– Су­пер­мар­кет ябыл­ма­ган бул­са ке­реп ка­рар­быз.

Сэнд­вич аша­ган ара­да, Майкл­дан (шо­фер егет) ки­лә­чәк план­нар ту­рын­да со­раш­ты.

– Ком­па­ния сез­нең өчен офис­тан ерак бул­ма­ган фа­тир­ны арен­да­лый, ан­да сез­не­ке­ләр­дән ике егет ур­наш­ты ин­де. Сез­не ир­тә­гә ур­наш­ты­рыр­лар. Бү­ген төн­не офис­та ку­нар­сыз. Хә­зер шун­да ба­ра­быз.

Ир­тән офис­ка ка­ра курт­ка ки­гән ике егет ки­леп кер­де. Кы­я­фәт­лә­рен­нән үк Сер­гей ва­тан­даш­ла­ры икә­нен ча­ма­ла­ды. Алар бер­се ар­тын­нан икен­че­се кул би­реп та­ныш­ты­лар:

– Ар­тур.

– Бо­рис.

Ар­тур – Бо­рис­ның ике­ту­ган абый­сы икән. Өй­лән­гән. Ябыг­рак, озын буй­лы. Бо­рис та­за, ан­дый­лар­ны «төп­тән юан»­ди­ләр, әле мы­ек та төрт­мә­гән үс­мер. Алар­га бер­гә яшәр­гә, бер­гә эш­ләр­гә ту­ры ки­лә­чәк. Шул ир­тә­дә егет­ләр өче­се дә ки­ле­шү­гә кул куй­ды­лар. Ар­тур бе­лән Бо­рис инг­лиз­чә бел­ми­ләр, те­лә­сә те­лә­мә­сә дә, Сер­гей­га алар­ның тыл­ма­чы да, җи­тәк­че­лә­ре дә бу­лыр­га ту­ры кил­де.

ЭМИГ­РАНТ­ЛАР

Алар­ны эш уры­ны­на алып кит­те­ләр. Бу– бик зур ипи-кү­мәч пе­ше­рү за­во­ды икән. Баш­ла­ры­на зәң­гәр­су төс­тә­ге баш­лык-сет­ка һәм өс­лә­ре­нә ак ха­лат ки­гәч, бер-бер­се­нә ка­рап көл­де­ләр:

– Ин­ку­ба­тор че­би­лә­ре!

– Хә­ер­ле көн, егет­ләр! Мин – Ро­берт, кай­сы­гыз инг­лиз­чә бе­лә? Син­ме? – дип, Сер­гей­га ка­ра­ды.

– Мин.

– Ях­шы. – Озын буй­лы Ар­тур­га күр­сә­теп, – ме­нә син мич янын­да эш­лә­я­чәк­сең, ә сез – Бо­рис бе­лән Сер­гей­га, – кон­вейр­га! – дип ки­теп бар­ды. Ур­та­ча яшь­ләр­дә­ге, йом­ры ачык йөз­ле Ро­берт алар­ның иң зур на­чаль­ни­гы иде.

Эш­ләү дә­ве­рен­дә иң юнь­ле ке­ше икә­не дә бе­лен­де.

***

Бү­ген Сер­гей Ри­га­да «Ин­фор­ма­ци­он сис­те­ма­лар һәм ме­недж­мент инс­ти­ту­ты»н­да лек­ци­я­дә уты­рыр­га ти­еш иде. Мон­да кон­вейр тас­ма­сы­на кү­мәч­ләр те­зәр­гә өл­ге­рә ал­мый, ку­лын­нан ко­е­ла, ми­ен­дә: «эш­тән ку­ар­лар» – ди­гән кур­кы­ныч сиг­нал! Күр­ше­се, ым­лап, үз яны­на ча­кы­рып өй­рәт­кәч, өл­ге­рә баш­ла­ды. «У­ра», – дип сө­е­нүе бул­ды, кылт итеп: «ин­фор­ма­ци­он сис­те­ма­лар ин­же­не­ры бу­ла­сы ке­ше кү­мәч те­зә алу­ы­на шат­ла­на, би­ча­ра» ,– ди­гән каһ­ка­һә­ле фи­кер өт­те…

Өй­рә­нә төш­те, хәт­та бер­ка­дәр дәрт­лә­неп эш­ләп тә ал­ды. Лә­кин бер­ни­чә сә­гать аяк өс­те эш­ләү хәл­дән тай­дыр­ды, кул-аяк­ла­ры той­мас бул­ды.Тү­зә ал­мас хәл­гә төш­кән­дә, бә­хе­те­нә, тә­нә­фес­кә тук­тат­ты­лар. Аяк­ла­рын көч­кә сөй­рәп, тә­мә­ке тар­ту уры­ны­на чык­ты. Бер­се ар­ты икен­че си­га­ре­тын ка­быз­ды. Фаб­ри­ка­да­гы та­выш­тан баш шау­лый, фи­ке­ре чу­а­ла. Ал­да әле си­гез сә­гать эш­ли­се… Кыс­ка тә­нә­фес бет­те. Та­гын кон­ве­йер яны­на те­зел­де­ләр. Елан ке­бек шу­ган кон­ве­йер тас­ма­сын­да­гы ба­тон­нар­дан күз әл­җе-мел­җе ки­лә, та­выш­тан ко­лак то­на… Сте­на­да­гы сә­гать тук­та­ган ке­бек. Юк, тук­та­ма­ган, ба­я­гы­дан соң биш ми­нут үт­кән… Икен­че тә­нә­фес. Пе­ре­кур. Та­гын са­гыз уры­ны­на су­зыл­ган эш… Сөй­ләш­ми эш­ли­ләр. Ва­кыт-ва­кыт са­ры пласт­масс сә­гать­кә ка­раш­тыр­га­лый­лар… Уни­ке сә­гать­лек эш кө­не тә­мам­ла­ныр­га ун­биш ми­нут ка­ла, ко­ман­да яң­гы­ра­ды: җы­еш­ты­рыр­га! Кыр­мыс­ка оя­сы туз­ды ди­яр­сең, ба­ры­сы җы­еш­ты­рыр­га то­тын­ды. Сер­гей зур пласт­масс кө­рәк то­тып то­ра, икен­че ке­ше аның кө­рә­ге­нә ипи вал­чык­ла­рын се­бе­реп керт­кәч, ка­ра кап­чык­лар­га ил­теп са­ла. Алар­га ал­маш­ка икен­че сме­на кон­ве­йер­га бас­ты…

Фаб­ри­ка­дан кай­тыр­га чык­кан­да, кү­ңе­лен­дә те­ге каһ­ка­һә тел­гә кил­де:

«Бү­ген бе­рен­че кө­нең. Хә­зер күз ал­ды­ңа ки­тер: ни­чек итеп көн са­ен шу­шы­лай эш­ләр­мен дип уй­лый­сың? Һәр­көн, аң­лый­сың­мы? Син тор­мыш­тан шу­шы­ны көт­кән идең­ме?!»

Көн са­ен уни­ке­шәр сә­гать ая­гөс­те нәр­сә­не­дер бер урын­нан икен­че урын­га кү­че­рү баш ми­ен кип­те­рә, уй­лар­ны, фи­кер­ләр­не, их­ты­яр­ны то­ма­лый.

«Мин би­ре­дә ва­кыт­лы­ча гы­на, за­ры­гып көт­кән мак­са­ты­ма ба­рыш­лый тук­та­лыш… Көн­нәр­дән бер көн мин мон­нан ыч­кы­на­чак­мын!» – дип юат­ты ул үзен.

***

Хез­мәт өчен ат­на аза­гын­да чек бир­де­ләр: тик ки­ле­шү бу­ен­ча ти­еш ак­ча­ның яр­ты­сы гы­на ти­де. Ачу­ла­ры чы­гып, җи­тәк­че­ләр яны­на аң­ла­шыр­га бар­ды­лар, фа­тир өчен ко­точ­кыч күп тот­кан­нар, та­гын әл­лә нин­ди до­ку­мент­лар өчен, дип аң­лат­ты­лар .

– Юнь­сез­ләр! Уни­ке сә­гать эш­лә­гән­нең яр­ты­сын гы­на бир­де­ләр! Та­лый­лар икән бо­лар! Икен­че фа­тир эз­лик! – ди­де Ар­тур.

Чек­ны кон­то­ра­да ак­ча­га алыш­тыр­ды­лар. Анг­лия клерк­ла­ры Сер­гей­ның пас­пор­тын ал­гач , фа­ми­ли­я­сен әй­тә ал­мый ин­тек­те­ләр: «Хис­ма­тул­лин» алар өчен тел сын­ды­рыр­лык бул­ды! Як­таш­ла­ры өчен дә фа­ми­ли­я­се – та­быш­мак:

– Рус фа­ми­ли­я­се­нә ох­ша­ма­ган, – ди­де Бо­рис.

– Ну да, та­тар­ча!

Сер­гей баш­ка­сын аң­ла­тып то­ру­ны ки­рәк са­на­ма­ды. Ул тиз ге­нә ачы­лып ки­тү­че тү­гел. Бик га­ди егет тә тү­гел: ам­би­ци­я­ле, мак­сат­чан, фи­ло­соф, му­зы­кант, ша­гыйрь!

Хис­мә­тул­лин фа­ми­ли­я­сен аның ба­ба­сы Га­ли йөрт­кән. Ил­лен­че ел­лар­да, Ле­нинг­рад­та Диң­гез­че­ләр ака­де­ми­я­сен тә­мам­ла­гач, Лат­ви­я­гә хәр­би хез­мәт­кә җи­бәр­гән­нәр. Рус кы­зы­на өй­лән­гән. Мон­да яшә­гән­нәр. Сер­гей­ның әти­се Анд­рей – яр­ты­лаш та­тар. Ул да рус кы­зы­на өй­лән­гән. Сер­гей­ның әни­се – Урал ка­зач­ка­сы. Әти­се үзен та­тар дип са­ный , бе­раз та­тар­ча аң­лый, ток­мач­лы аш яра­та… Ә Сер­гей Хис­мә­тул­лин үзен кем дип са­ный? Бе­рен­че­дән , аның ту­ган иле – Лат­вия. Мәк­тәп­тә ла­тыш те­ле кер­де, ак­цент бе­лән бул­са да, ла­тыш­ча сөй­лә­шә, рус те­ле – ту­ган тел. Та­тар­ча бер­ни­чә сүз бе­лә. Инг­лиз те­лен­дә ях­шы гы­на сөй­лә­шә. Ул үсеп җит­кән­дә – 2004 ел­лар­да Со­вет­лар Со­ю­зы тар­кал­ган, Лат­вия Ев­ро­со­юз­га зур өмет­ләр баг­лап кер­гән, әм­ма хәл­ләр эле­ке­ге Со­юз­да­гы­га ка­ра­ган­да күп­кә мөш­кел­лән­гән чак иде. Ул көн­не – 2004 ел­ның 1 ма­ен­да Сер­гей дус­ла­ры бе­лән оч­раш­ты. Яшь­ләр­нең бу бәй­рәм­гә ис­лә­ре кит­мә­де. Кай­сы­дыр: «Бер Со­юз­дан икен­че­се­нә күч­тек, ан­нан нәр­сә үз­гә­рер?» – дип көл­де… Тор­мыш­лар кыйм­мәт­лән­гән, те­лә­гән әй­бер­не алыйм ди­сәң, ак­ча юк, Ри­га ба­за­ры­на Ев­ро­па ил­лә­рен­нән ки­ем-са­лым, чүп­рәк-чап­рак тул­ган. Лат­ви­я­дә күп предп­ри­я­ти­е­ләр ябыл­ды, ха­лык эш­сез кал­ды. Бик күп­ләр, юнь­ле­рәк тор­мыш эз­ләп, би­ре­дә хө­кем сөр­гән га­дел­сез­лек­тән, ка­дер­сез­лек­тән ко­ты­лыр өчен, чит ил­ләр­гә кү­чеп кит­те­ләр. Иң ким­сет­кә­не – Лат­ви­я­дә ту­ып-үс­кән баш­ка мил­ләт яшь­лә­ре­нә граж­дан­лык хо­ку­кы бир­мә­де­ләр, кил­ме­шәк­кә са­на­ды­лар. Сер­гей­га пас­порт­ны егер­ме яше тул­гач кы­на бир­де­ләр. Шул да бул­ды­мы Ту­ган ил?! Егет бу ил­дә ки­лә­чә­ген күз ал­ды­на ки­те­рә ал­мый… Егер­ме бер яшен­дә «Ли­ли­пу­ти­я»­не кал­ды­рып, зур «гул­ли­вер­лар» яши тор­ган Анг­ли­я­дә ге­нә хы­ял­ла­рын тор­мыш­ка ашы­рып бу­ла­ча­гы­на өмет­лә­неп, 2007 ел­ның бе­рен­че сен­тяб­рен­дә Ри­га-Лон­дон рей­сын­да оч­ты. Ул үзен ирек­ле граж­да­нин дип са­ный. Әти-әни­сен та­тар­га — рус­ка бүл­ми, ти­гез яра­та.

Яра­та ди­гән­нән, ки­лү – ур­на­шу мә­шә­кать­лә­ре бе­лән, әти-әни­се ту­рын­да уй­лар оны­тыл­ган, исе­нә төш­кәч, үзе­нең эго­ист­лы­гын сү­геп, Ри­га­га шал­ты­рат­ты. Труб­ка­ны әни­се ал­ды Сер­гей эн­дә­шер­гә өл­гер­мә­де,
– Улым, син­ме бу? – Га­зи­зе­нең шал­ты­ра­ту­ын ишет­кән ана­ның сө­е­не­че ча­ма­сыз, труб­ка­дан әл­лә кай­да­гы Анг­ли­я­гә йө­рәк җы­лы­сы бөр­кел­гән ке­бек то­ел­ды:

– Улы­ка­ем, хәл­лә­рең ни­чек? Без шун­дый бор­чыл­дык! Ба­ры­сы да әй­бәт­ме? Ак­ча­га ин­тек­ми­сең­ме?Аша­ры­ңа бар­мы? Нин­ди эш­кә ур­наш­тың? Эшең бик авыр тү­гел­ме?

– Ба­ры­сы да ях­шы, әни! Бор­чыл­ма­гыз! Эшем авыр тү­гел! Ач йөр­мим, ак­ча тү­ли­ләр! Бу бит Анг­лия! Фа­ти­ры­быз әй­бәт, Ри­га­дан кил­гән ике егет бе­лән яши­без. Сез­нең хәл­ләр ни­чек?!

Сер­гей кай­да эш­лә­гә­нен әйт­мә­де.

КИ­ЛӘ­ЧӘК­КӘ ӨМЕТ­ЛӘР

Төнь­як Анг­ли­я­дә көз. Ка­раң­гы, то­ман, һәр­чак яң­гыр пыс­кып ява, сал­кын. Ки­ем­нәр дым тар­та, туң­ды­ра. Эш­тән бу­ша­ган ва­кыт эч­по­шыр­гыч, бе­рен­че­дән, алар­га бу ил – чит-ят, икен­че­дән, кеч­ке­нә по­се­лок­та бер­нин­ди дә мә­дә­ни-куль­ту­ра нок­та­сы юк. Бе­рен­че көн­нәр­дә по­се­лок­ны, әй­лә­нә-ти­рә­дә­ге соп­ка­лар­ны йө­реп чык­ты­лар, баш­ка ка­рар нәр­сә тап­ма­ды­лар. Пе­кар­ня­дан ка­ла, йөр­гән җир­лә­ре ки­бет ке­нә. Ар­тур­ның ярат­кан шө­гы­ле – бүл­мә­дәш­лә­ре күр­мә­гән­дә, мат­рас ас­тын­нан ак­ча­сын алып, са­нап, ки­ре уры­ны­на яше­рү. Ул әле ак­ча­ла­рын нәр­сә­гә кул­ла­на­ча­гын план­лаш­тыр­ма­ды. Ха­ты­ны бе­лән ара­ла­ры бо­зыл­гач, чык­ты да кит­те. Лә­кин ул бер­дән­бер кы­зын са­гы­на. Бүл­мә­дәш­лә­ре­нә дә шул кы­зы ту­рын­да гы­на сөй­ли.

Ун­җи­де яшь­лек Бо­рис, ба­ла-ча­га ке­бек, прис­тав­ка­да су­гыш уен­на­ры бе­лән ма­вы­га. Аның хы­я­лы – үз­лә­ре­нең шә­һәр чи­тен­дә кеч­ке­нә бул­са да йорт са­лу.

Сер­гей эш­тән бу­ша­ган һәр көн­не ги­та­ра­да уй­ный.

Баш ми­ен кип­те­реп, уй­лар­ны, фи­кер­не, их­ты­яр­ны то­ма­лау­чы кон­ве­йер­да уни­ке­шәр сә­гать аяк өс­те эш­ләү йом­шак ке­ше­не хис­сез ав­то­мат­ка әй­лән­де­реп, ила­һи ом­ты­лыш­ла­рын сүн­де­рер иде. Әм­ма аны тү­гел! Ул му­зы­кант! Аның хы­ял­ла­ры чик­сез! Ул рок — му­зы­кант бу­ла­чак! Ке­ше го­мер буе ки­лә­чә­ге­нә ба­ра, ка­мил­лек­кә ом­ты­ла! Ул да те­лә­ге­нә ире­шә­чәк!

***

КА­ЗАН­ДА БЕ­РЕН­ЧЕ КАР

Де­кабрь кыш ае са­нал­са да, Ка­зан­да бөр­тек тә кар төш­мә­де. Җәй­ге ма­тур­лы­гын җуй­ган га­зон­нар­да кы­рау сук­кан чә­чәк­ләр, ту­зан­лы ас­фальт­та­гы чүп­ләр­не туз­ды­рып ис­кән сал­кын җил, со­ры бо­лыт­лар кап­ла­ган тә­бә­нәк күк, көз бе­лән кыш ара­сы – шә­һәр­нең иң шык­сыз көн­нә­ре­дер… Ко­яш­лы, чә­чәк­ле җәй са­гын­ды­ра, кү­ңел шат­лык те­ли, юк­сы­на, ни­дер кө­тә..

 

Роза Хәбибуллина

Фото: pixabay.com

Повестьның ахырын тулысынча журналыбызның май (№5, 2019) санында укый аласыз.


Комментарий язарга