Логотип «Мәйдан» журналы

Серле урын ("Чормада сакланган ядкарь" бәйгесенә)

Бик серле урын ул чорма. Анда менеп карасаңмы...  Ниләр генә табып, ниләр генә искә төшермисең... Гүя, гаиләнең бөтен тарихы шунда саклана. Мин дә кызыксынуымны  җиңә алмыйча, бер кайтуымда шунда...

Бик серле урын ул чорма. Анда менеп карасаңмы...
 
Ниләр генә табып, ниләр генә искә төшермисең... Гүя, гаиләнең бөтен тарихы шунда саклана. Мин дә кызыксынуымны  җиңә алмыйча, бер кайтуымда шунда менеп киттем.  Иске өебез иде әле ул. Түшәм сайгаклары өстенә катлам-катлам имән яфраклары салынган, яфрак өсте туфрак белән капланган иде.  Күземә иң элек иске чемодан чалынды. Менә  ул әткәйнең, почмаклары таушалып, кырылып беткән иске, каты тышлы чемоданы. Поезд шүрлекләрендә илне гизгән реликвия. Ерак Көнчыгыштагы  Амур елгасы буенда яңа төзелә торган Комсомоллар шәһәреннән алып кайткан ул аны. Күпме өмет, ышаныч, сагыну хисләренең  шаһите булгандыр бу юл сандыгы. Анда, заманы өчен ару саналган гади кием-салым, күчтәнәчкә алынган такта чәй белән түгәрәк кәнфит тә сыйгандыр. Әткәйнең  үзе исән чагында  боларны карап искә төшерергә вакыты да булмагандыр, мөгаен. Колхоз эше, дөнья мәшәкатьләре белән үтте аларның гомерләре. Түрдә, кырыйдарак  – балачак хатирәсе, зур кадакка эленгән бишек эленеп тора... Безне – дүрт баланы тирбәтеп үстергән бишек бит ул! Әнкәйнең озын кышкы кичләрдә көйләр көйләп кече сеңлемне тирбәтүе искә төшә... Түшәм уртасындагы түгәрәк боҗрага эленгән пружинаны нигәдер "сәлли" дип йөртәләр. Шуңа каеш бау белән бишек беркетелгән, ә анда бәби ята. Кичләрен киң агач сәке яисә шул бишек тирәсендә мәш киләбез. Электр уты керткәнче, өстәл түрендә керосин лампасы яна иде. Әткәй белән әнкәй безгә, алмашлап, кызыклы әкиятләр сөйли, үзләре юкәдән чыпта сугалар. Эш сизелми дә бара. Илле метрлы чыптаны берәр метр озынлыгында  калдырып, бөкләп төрәбез. Беребез бала тирбәтсә, без аркаулык ярабыз, яки,  агачтан эшләнгән кылычны күтәреп, төшереп торабыз... Балачактан эшләп үскән буын идек без. Сүзем бишек турында иде бит әле. Бишекнең, әткәй үз куллары белән юкә агачыннан юнып, шомартып  эшләгән, бер-берсенә кадаксыз гына беркеткән  агачлары күптән каралып таушалган. Тегәрҗеп белән  аскы рамга уратып теккән материя да искергән, тузанга баткан. Андый әйберләр көнкүреш музейларында гына саклана, хәзерге яшьләргә күрсәтеп, ничә буын балалары шунда тирбәлеп үскәнен сөйләргә генә калды. Безнең балачак бик авыр елларга туры килде, элек хәзерге кебек матур коляскалар, төрле көйләр уйнап, селкенеп  торган кроватьлар юк иде. Әти-әниләр бала арбаларын да агачтан, кабыктан бөгеп эшләгәннәр. Хатирәләр... Чорма, чорма... Өй түбәсе. Никадәр истәлекләр саклыйсың син...
 
Ралия КӘРИМОВА,

Түбән Кама шәһәре.

Комментарийлар