Логотип «Мәйдан» журналы

Профессор Илдус Низамов "Сәламәтлек саклау легендасы" исеменә лаек булды

"Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019" бәйгесендә "Сәламәтлек саклау легендасы" номинациясендә Казан дәүләт медицина академиясенең җәмгыять сәламәтлеге, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрас...

"Ел табибы - Ак чәчәкләр 2019" бәйгесендә "Сәламәтлек саклау легендасы" номинациясендә Казан дәүләт медицина академиясенең җәмгыять сәламәтлеге, икътисад һәм сәламәтлек саклау белән идарә итү кафедрасы профессоры Илдус Низамов җиңде.141

  • Илдус Низамов медицина фәннәре докторы, профессор, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, медицина фәннәре Евразия академиясе президенты, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы.


“Ул – чын укытучы. Аның турында бик озак сөйләргә була”, - диде җиңүче турында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков.
Илдус Низамов – җәмгыять сәламәтлеге, сәламәтлек саклау оешмалары һәм белән идарә итү өлкәсендә танылган белгеч. Ул медицина фәнен һәм халыкның сәламәтлеген саклау системасын үстерүгә зур өлеш кертә.
“Коллегаларыма безнең хезмәтне бәяләнәннәре өчен рәхмәт. Медицина сыйфатка мохтаҗ. Сыйфат – нәтиҗә ул. Без һәрвакыт нәтиҗәгә эшләргә тырышабыз. Барлык медицина хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсем килә. Алар үзләре дә сәламәт булыннар иде”, - диде Илдус Низамов.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/06/14/188067/

Комментарийлар