Логотип «Мәйдан» журналы

Сәламәтлеге чикле балалар өчен “Мәгариф” проекты буенча 17 мәктәп яңартылган

“Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда “Заман мәктәбе” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирергә ярдәм итүче программа булдырылган...

“Мәгариф” илкүләм проекты кысаларында Татарстанда “Заман мәктәбе” төбәк проекты гамәлгә ашырыла. Аның нигезендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга белем бирергә ярдәм итүче программа булдырылган.
Сәламәтлеге чикле балалар өчен “Мәгариф” проекты буенча 17 мәктәп яңартылган
Әлеге программа буенча республикада 17 мәктәпнең матди-техник базасы яңартылган, шул исәптән технология, педагог-психолог, укытучы-дефектолог һәм укытучы-логопед кабинетлары җиһазландырылган, шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балаларга өстәмә белем бирү өчен җиһазлар сатып алынган.
Моннан тыш, “Заман мәктәбе” төбәк проекты буенча Татарстанда 97 мәктәптә цифрлы һәм гуманитар профильләр оештырылган, яңа 1 224 урынга исәпләнгән 186нчы күп профильле лицей кулланышка кертелгән.
Төбәк проектының максаты – гомуми белем бирүнең сыйфатын күтәрү өчен яңа укыту методларын һәм белем бирү технологияләрен кертү.

Фото: Татьяна Волкова рәсеме

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/17/193709/

Комментарийлар