Логотип «Мәйдан» журналы

Сәгатенә 110 километр белән йөрергә рөхсәт ителәчәк

2019 елда Татарстанның унбер юлында рөхсәт ителгән тизлекне арттырачаклар, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы язганча, үзгәрешләр ике федераль...

2019 елда Татарстанның унбер юлында рөхсәт ителгән тизлекне арттырачаклар, дип хәбәр итә ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Ленар Габдрахманов.



«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы язганча, үзгәрешләр ике федераль трассага, өч төбәк юлына һәм алты җирле юлларга кагылачак.


 Ленар Габдрахманов әйтүенчә, юл һәлакәтләрен анализлаганнан соң, тизлек чикләүнең ни дәрәҗәдә урынлы икәнен ачыклаячаклар. Былтыр исә 14 юл участогында иң югары тизлекне чикләү юл билгесе алынган.



Кыскасы, быелдан М7 «Волга» трассасының 886-902 километрында, Казан – Чаллы трассасында иң югары тизлек сәгатенә 110 километрга кадәр арттырылачак. Моңа кадәр бу трассада иң югары тизлек сәгатенә 90 километрны тәшкил итә иде. Тәҗрибә рәвешендә кертелә торган бу үзгәрешләрне җәй көне сыный башлаячаклар.
http://shahrikazan.ru/

Комментарийлар