Логотип «Мәйдан» журналы

Сбербанк татарча хезмәт күрсәтә, әмма татарчасын аңларлык түгел

Россиядәге Сбербанк моңа кадәр үз эшчәнлеген рус телендә һәм беркадәр инглиз телендә башкарып килде.Күптән түгел банкның Татарстандагы бүлекләрендә татарча хезмәт күрсәтүче җиһазлар да барлыкка килде....







Россиядәге Сбербанк моңа кадәр үз эшчәнлеген рус телендә һәм беркадәр инглиз телендә башкарып килде.













Күптән түгел банкның Татарстандагы бүлекләрендә татарча хезмәт күрсәтүче җиһазлар да барлыкка килде.



Сбербанк татарча хезмәт күрсәтүне электрон чират җиһазы программасына кертте. Бу - аның татарча хезмәт күрсәтүдә беренче адымы. Төрле түләүләр, акча салу, акча алу, пенсия белән бәйле хезмәтләрне хәзер электрон таблодагы татарча сүзләр язылган дүртпочмакларга басып, чират саны күрсәтелгән кәгазь алырга мөмкин.
Без шушы җиһазның татарча дигәнне аңлаткан дүртпочмагына басабыз. Аннан инде исемнәре татарча язылган хезмәтләр исемлеге пәйда була. Ләкин, бу хезмәтләр исемлегенең зур өлеше кабаттан русча булып чыкты, татарча дигәннәрен исә аңлавы кыен.
Сбербанкның Чаллыдагы ике бүлегендә булып, татар телендәге таблода "Ис. тө. наличных, пенсия", "Кулдагы акча кертү", "Түләнмәләр" дигән язулар сораулар тудырды.





"Ак барс" банкының Чаллыдагы терминалындагы татарча язулар да әллә ни мактанырлык түгел. Анда "Корпоративные клиенты", "Акча күчерү", "Башка операцияләр", "Вкладлар", "Чит ил акчасы алыштыру", "Кредитлар түләү", "Түләүләр", "Пластик карталар буенча касса операцияләре" дигән бүлекләр бар.













Фото: http://gadgetpark.ru

https://www.azatliq.org/

Комментарийлар