Логотип «Мәйдан» журналы

Самара татарлары прокуратура таләбе буенча мәчет ябылыр дип борчыла

16 июльдә Сызрань шәһәрендә «Фәйзулла» мәчете бинасын файдалануны тыю турында тыңлаулар узган. Самара татарлары сайты прокуратура таләбе буенча мәчет ябылуы ихтимал дип хәбәр итә.Май аенда прокуратура...

16 июльдә Сызрань шәһәрендә «Фәйзулла» мәчете бинасын файдалануны тыю турында тыңлаулар узган. Самара татарлары сайты прокуратура таләбе буенча мәчет ябылуы ихтимал дип хәбәр итә.
Май аенда прокуратура тарафыннан Алиджон Фәрһатзадәнең мөрәҗәгате тикшерелгән. Тикшерү барышында ачыкланган янгын куркынычсызлыгын бозуга бәйле хилафлыклар бетерелгән. Моңа бәйле рәвештә судья яңа тикшерү билгеләгән.
"Соңгы өч елда «Фәйзулла» мәчетендә ремонт эшләре бара. Янгын куркынычсызлыгы буенча төп кагыйдәләр үтәлә. Җирле халык, шәһәрнең кеше иң күп яши торган районында мәчет ябыла калса, кайда гыйбадәт кылырбыз дип борчыла", диелгән әлеге хәбәрдә.
Сызрань шәһәрендә 180 меңгә якын кеше яши. Халыкның 10 проценты ислам динен тота.
 
Фото: http://samtatnews.ru
 
https://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар