Логотип «Мәйдан» журналы

Самара–Шымкент юлында 50дән артык кеше автобуста тереләй янып үлгән (ВИДЕО)

Казахстанның Актүбә өлкәсендә Самара-Шымкент юлында 57 пассажир утырган "Икарус" автобусына ут капкан, дип хәбәр итә Интерфакс. Фаҗига вакытында 52 кеше һәлак булган, 5 кеше автобустан чыгып коты...

Казахстанның Актүбә өлкәсендә Самара-Шымкент юлында 57 пассажир утырган "Икарус" автобусына ут капкан, дип хәбәр итә Интерфакс.
 
Фаҗига вакытында 52 кеше һәлак булган, 5 кеше автобустан чыгып котыла алган. Һәлак булучыларның кемнәр булуы ачыклана.
Юл-транспорт һәлакәте Астана вакыты белән 10.30 сәгатьтә була.
Вакыйга булган урында янгын сүндерүчеләр, табиблар, полицейскийлар эшли. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Кайнар элемтә номеры: +7 7132 56-29-62, +7 7132 56-68-85.
 
[embed]https://www.youtube.com/watch?v=-f_BQDd8XgU[/embed]

Комментарийлар