Салым буенча бурычы булганнарны эшкә алмыйлар
Мондый тәҗрибә илнең башка төбәкләренә эшләп килә инде. Күрше Башкортстанда да моңа тукталырга булдылар, дип хәбәр итә "Кызыл таң". Ә тукталмый мөмкин түгел. Юридик берәмлекләрнең дә, аерым кешеләрнең...
Мондый тәҗрибә илнең башка төбәкләренә эшләп килә инде. Күрше Башкортстанда да моңа тукталырга булдылар, дип хәбәр итә "Кызыл таң".
Ә тукталмый мөмкин түгел. Юридик берәмлекләрнең дә, аерым кешеләрнең дә салым буенча коточкыч зур бурычлары җыелган. Мәсәлән, Уфаның Торак-файдалану идарәләренең — 463 миллион сум, ә банкрот дип игълан ителгән ЖЭУларның 548 миллион сум бурычы бар икән.
Башкалада яшәүче 5 мең кеше салым буенча бурычлы. Аларның намусын уяту максатында эшкә алганда һәм хезмәт казанышлары өчен бүләкләгәндә бурычлары булу-булмауны искә алырга тәкъдим итәләр.
Уфа мэры бу идеягә уңай карашта икән.
Фото: https://pixabay.com
Комментарийлар