Логотип «Мәйдан» журналы

Сайлаучылар бюллетень белән бергә ишегалдын төзекләндерү хакында анкета тутыра

Татарстанның 18 районында сайлаучылар бюллетеньда үз тавышын бирә һәм ишегалдын ямьләндерү турында тәкъдимнәре белән анкета тутыра. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә ТР төзе...

Татарстанның 18 районында сайлаучылар бюллетеньда үз тавышын бирә һәм ишегалдын ямьләндерү турында тәкъдимнәре белән анкета тутыра. Бу хакта бердәм мәгълүмат үзәгендә матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов хәбәр итте.
Сайлаучылар бюллетень белән бергә ишегалдын төзекләндерү хакында анкета тутыра
“Безнең ишегалды” программасы быел эшли башлый. “Муниципалитетлар ике атна дәвамында нәтиҗәләрне анализлаячак, аннары программа формалашчак. Халык активлыгы да бәяләнәчәк. Безнең исәпләүләр буенча, беренче чиратта, өстенлек ишегалды юллары, тротуарларга, урам яктыртуга биреләчәк. Кемгәдер парковка киңлекләре, ә кемгәдер яшел зона кирәк”, - диде.
Ул Казан, Яр Чаллы, Түбән Камада 2800 ишегалды инде күпмедер дәрәҗәдә төзекләндерелгәнен әйтте. Ә хәзер бу эш тагын да комплекслы рәвештә башкарылачак. Күп фатирлы йортлардагы барлык ишегаллары торышына бәя бирелгән.
Ремонтланган ишегалларында да алга таба өстәмә үзгәрешләр кертеләчәк. “Инженерлык инфраструктурасы белән бәйле сораулар бар. Су, канализация. Безнең бурыч – программа кысаларында коммуналь предприятиеләр эшен дә карау”, - диде Фролов.

  • “Безнең ишегалды” программасы буенча 50 млрд сум акча юнәлдереләчәк.


Фото: Салават Камалетдинов

https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/08/193134/

Комментарийлар