Логотип «Мәйдан» журналы

Рубин уенчысы Карадениз Татарстанда төрек-татар стилендә мәчет сала (ВИДЕО)

Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янәшәсендә “Карадениз” мәчете комплексы төзелеше бара. Аны "Рубин" уенчысы Гөкдениз Карадениз төзетә. 60 миллион сумлык комплекс киләсе елның җәенә ачылачак,...


Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янәшәсендә “Карадениз” мәчете комплексы төзелеше бара. Аны "Рубин" уенчысы Гөкдениз Карадениз төзетә. 60 миллион сумлык комплекс киләсе елның җәенә ачылачак, ди төзүчеләр. Биектау районында бу инде 49нчы мәчет булачак.




637D287A-2E7E-49A4-88C8-8A762FDAB7B9_w610_r1_s
Гөкдениз Карадениз исемендәге әлеге мәчет комплексының нигезенә беренче таш быел июнь аенда салынды. Хәзерге вакытта манаралар күтәртү эшләре бара. Шунысы кызык: мәчетнең ике манарасы да ике төрле стильдә булачак: берсе – татар, икенчесе – төрек. Бу – төрек архитекторының иҗат җимеше. Биеклеге 23 метр, мәйданы 300 квадрат метр булган мәчет төзү өчен 60 миллион сум кирәк. Утыз миллионы инде эшкә җигелгән, аны мәчет өчен дип Карадениз бирә, ә калган 30 миллион өлешен комплекска төрек эшмәкәрләре кертәчәк дип белдерде төзелеш өчен җаваплы төрек эшкуары.
Мәчетнең архитектурасы катлаулы. Биредә идән астындагы бер катында (цоколь) хатын-кызларның юыну бүлмәсе, кафе урнашачак. Беренче катта намаз залы, юыну бүлмәсе һәм имам өчен ике бүлмәле фатир да булачак. Бригада зур түгел, шулай да киләсе елның җәенә, Уразага мәчетне төзеп бетереп, кулланышка кертергә ниятлиләр. Мәчетне төрек һәм үзбәк эшчеләре төзи, төзелеш материаллары җирле – казанныкы.
Мәчет берьюлы 250-300 кешене сыйдырачак. Шуны да әйтеп китергә кирәк, “Карадениз” комплексы нәкъ юл буенда урнашкан. Калинино авылы кырыеннан Р-242 трассасы уза, машиналар күп. Һәркем машинасын мәчет каршында калдырып, намаз укып, ял итә алачак. Шул ук комплекста корбан чалу урыны да төзелер дип көтелә. Алдагы эшләргә тагын 30 миллион сум акча кирәк. Эшчеләр сүзләренчә, иганәчеләр инде ярдәм иткән, шуңа күрә төзелеш туктар дип куркасы юк. Төрек эшкуары әңгәмә барышында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны да мактап алырга өлгерде, шул рәвешле ул “Карадениз” мәчетенең кемнең фатихасы белән төзелүен искә төшерде.
Узган елның ноябрендә Рубин футболчысы Гөкдениз Карадениз Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан иде. Сүз республикада профессиональ һәм балалар спортын, шулай ук Рубин такымын үстерү турында барды дип хәбәр ителде.

Чыганак: http://www.azatliq.org




Комментарийлар