Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Закиров: "Җитәкчеләргә ялагайлана белсәм, минем дә популярлык дәрәҗәм зуррак булыр иде"

“Бөтенесен дә сөйләр идем, язып кына чыгасың бит”, - диде миңа Рөстәм Закиров, сорауларымны “яудыра” башлагач. Баксаң, Рөстәм абый өчен гаилә тынычлыгы мөһим икән. Бүген ул җырчы Люция Мусина белән ик...

“Бөтенесен дә сөйләр идем, язып кына чыгасың бит”, - диде миңа Рөстәм Закиров, сорауларымны “яудыра” башлагач. Баксаң, Рөстәм абый өчен гаилә тынычлыгы мөһим икән. Бүген ул җырчы Люция Мусина белән ике бала – кыз һәм малай үстерәләр. "Татар-информ" журналистының барлык сорауларына диярлек җавап бирде Рөстәм абый.



“Худсовет”ның максаты – акча эшләү”


Рөстәм абый, мин туганда сез инде популяр идегез. Сез ничә ел сәхнәдә?
- Быел профессиональ сәхнәдә булуыма 27 ел булды. Син туганда популяр булгач, күп кебек тоелып китте. Шамил Әхмәтҗанов: “28 ел эшләү дәверендә”, - дип нәрсәдер сөйләгәнен хәтерлим. Әйе, әлеге сан аз түгел.
Тәҗрибәгез юк түгел. Яшь җырчыларны тәнкыйтьли аласызмы?
- Әйе, аларны тәнкыйтьләргә була, ләкин мин бүген бер урында таптанып торган җырчы, шуңа күрә башкаларга шелтә белдерү дөрес үк булмас. Бары шуны әйтә алам: җырны яздырып, аны өенә генә алып кайтып тыңлыйсы урынга, “җырчы булырга теләгәннәр”, акчаларын күтәреп, радиога бара.
Бер урында таптанып торуыгызга нәрсә сәбәп?
- Профессиональ җырчының хөкүмәт тарафыннан бирелгән вакыты 25 ел. Бүген сәхнә үзгәрә, бәлки сәбәп шундадыр. Миңа халык җырлары якынрак, без өлкән буын җырчылардан үрнәк алып тәрбияләндек. Элегрәк радиолардан, телевизорлардан яхшы сыйфатлы җырлар яңгырый иде. Хәзер хит-парадларны карыйсың, барысы да кергән. Ниндидер сайлау дигән күренеш юк.

Яшьләр киңәш сорап киләме?
- Юк, алай киңәш сорамыйлар. Хәзер бит белгәне дә җырлый, белмәгәне дә җырлый. Акча булганда, киңәш кемгә кирәк?! Җырның сүзләренә дә, көенә дә игътибарны арттырырга кирәк.
Радиодагы “худсовет”ларының максаты – акча эшләү. Бу – дөрес күренеш түгел.
Бүген “худсовет” булдырсалар, әлеге иләктән яшь җырчылар үтә алырлар идеме?
- Әйтик, “худсовет”та ун кеше булсын, ди. Барыбер араларында кайсыдыр җитәкченең “әпипәсенә биегән” кеше булачак. Бер җырчы килде, ди. Аның җырын кабул итмиләр. Соңыннан шул советтагы бер кешегә җитәкче шалтырата да, мәсьәләне хәл итәләр. Уза, нишләп узмасын?!
“Худсовет”та кемнәр булырга тиеш?
- Төгәл әйтә алмыйм, сеңлем. Кем утырса да, татар эстрадасын тәгаен чистартып булмас. Хәзер бер әйбер сөйлим, ләкин исемнәр атамыйм. Ул кешеләр үзләрен белә. Бер мәлне бер абзый “худсовет” җитәкчесе булды. Әлеге чорда шушы абзыйның сүзләренә иҗат ителгән җырлар популярлашты. Соңыннан бер ханым килде – бу очракта да шул күренеш булды. Аннан соң тагын бер шагыйрь килде – күбесенчә аның җырлары кабул ителә башлады. Кемне генә билгеләсәләр дә, аны сатып алачаклар. Главаларга каршы барасылары килми. Җитәкчеләргә ялагайлана белсәм, минем дә популярлык дәрәҗәм зуррак булыр иде.
Нишләп ялагайланмыйсыз?
- Өстәге җитәкчеләргә ярарга теләп яшәмим. Кем белгән, бәлки матди ягыннан гаилә хәлебез яхшырак булыр иде... Дөресен туры бәреп әйтәм, ә бездә дөресен, турысын әйткәнне яратмыйлар. Шул телем аркасында чакырылырга тиеш җирләргә чакырмыйлар. Мин гел халык җырчысы булдым, җитәкчеләргә җырламадым.
Сез Татарстанның халык артисты. Исемне үз көчегез белән алдыгызмы?
- Җырыңны яхшы итеп башкарырга тиешсең, репертуарың бай булырга тиеш. Үзем тырыштым, билгеле. Һәм исем алуым белән мактанып йөргәнем булмады. Бер көнне Рөстәм Асаев белән эшләргә туры килде. Ул татарча да, русча да, итальянча да җырлады. Аның репертуары күпкә баерак минекенә караганда, ләкин аңа халык артистын бирмиләр. Дөресен әйтсәк, Рөстәм янында бераз оялып утырдым. Һәм шуны әйтергә кирәк: исем алу әллә ни өстәми
Кайчан танылу җиңелрәк: бүгенме яисә 90 еллардамы?
- Бүген җырчы булып танылу өчен өздереп җырлый белү кирәкми. Хәзерге заманда социаль челтәрләр бар. Алар ярдәмендә дә танылып була. Хәзер акчаңны тотасың да ротация сатып аласың. Барысы да шуңа корылган, диләр. Ләкин минем бер фикерем бар: биючеләр бер дә биюләрен ротациягә бирмиләр, ә популярлашалар. Әгәр дә син җиренә җиткереп җырлыйсың икән, сине халык барыбер күтәреп алырга тиеш. Хөкүмәт радиолары булса да, кесә калынлыгы турында түгел, ә мәдәниятне агарту турында уйлап эш итсеннәр иде.

Популярашуыгыз нидән башланды?
- Ул вакытны халыкка моң кирәк иде. Минем популярлашуым җыр бәйгеләреннән башланды. Миннән акча сораучы булмады. Хәзер исә ул бәйгеләр дә акчага корылган. Бәйгедә катнашыр өчен акча түләүне мин бөтенләй аңламыйм. Әлбәттә, аларның да төрлеләре бар, ләкин күбесенчә түләүле бәйгеләр очрый.
Сезнең популярлыгыгызның артмавын акчагыз булмау белән аңлатып буламы?
- Акчасын табып була, Алинә! Клибын да төшереп була. Уйлап кара: җырны сыйфатлы итеп яздырасың, аңа клип төшерәсең дә, радио белән телевидениегә тапшырасың. Ә алар синнән тагын акча сорый. Менә, мәсәлән, без синең белән чәй сорадык, хәзер безгә аны алып киләләр. Официант шул чәйне безгә алып килгәч, өстәмә: “Эчегез, зинһар”, - дип акча бирми бит. Киресенчә, рәхмәтебезне белдереп, без акча түлибез. Телевидение, радио материалларны шатланып алырга тиеш. Шул ук чәйгә әйләнеп кайтсак, алар бит суын салганнар, заварка өстәгәннәр. Җыр белән дә шулай ук: көенә, сүзләренә түләгәнсең, клибын да бушлай төшереп бирмиләр. Бу күренеш белән килешеп бетеп булмый. Аңлата алдыммы?!
Нишләп бүген концерт куймыйсыз?
- Халык йөрми, чөнки сәхнә яшьлекне ярата. Хәтерлим: армия вакытында отпускка кайттым. Ул вакытны Илһам абый Шакировка 52 иде, бүген миңа 52. Бөек җырчыбыз Илһам абый турында: “Картаеп беткәч, нишләп һаман җырлап йөри микән?” – диделәр.
Бүген минем башым пеләш, олыгайдык. Шулай да, шөкер, җыелма концертларда катнашабыз, чакырып торалар.

“Телне саклау үзеңнән башланырга тиеш”


Җырларның сүзләре бүген мөһимме?
- Кызык сорау. Берсендә мин “Татар радиосы” директоры Динә Гәрәеваның мәкаләсен укыдым. Аның сүзләренчә, алар яшьләр өчен эшли. Дөресрәге, татар яшьләрен татарча сөйләшүгә әйдиләр. Бу – аның фикере. Яшьләр стилендәге җырларны яңгыратып, татарча сөйләшүчеләр саны арта икән. Моның белән килешмичә мөмкин түгел. Өлкән буын өчен эшләмәгәч, җыр сүзләренең нинди булуын аңлап буладыр.
Татар радиолары эшчәнлеге турында нәрсә әйтә аласыз?
- Татар радиоларын еш тыңлыйм. Кайвакыт “Болгар радиосы”ның иртәнге эфирына тап булам. Алыр баручылар, кайчан бетәр инде бу дип уйлап сөйлиләр, диярсең. Алар өч сәгать буе кирәкмәгән, тузга язмаган сүзләр сөйләп утыралар. Өч сәгать бит ул! Җиренә җиткереп, сеңдереп, сөйләүчеләр бик сирәк. Татар әдәби телен бераз гына искә алсыннар иде.
Татар теле, дисез. Гаиләгездә татарча сөйләшәсезме?
- Әлбәттә, татарча аралашабыз. Улым кайвакыт рус сүзләрен кыстыра, ләкин төзәтсәң, рәхәтләнеп татарча сөйләшә. Президент татар халкының үсеш стратегиясен булдырырга тели. Ул стратегиянең ярдәме булырмы, юкмы?! Кеше үзеннән башларга тиеш. Шул ук “Яңа Гасыр” телерадиокомпаниясендә “7 дней” дигән тапшыру бар бит, менә шуны бер атна “7 көн” дип – татарча, икенче атна русча эшләргә буладыр. Иң мөһиме – алып баручы журналист буларак тамашачысына яисә укучысына барысын да җентекләп аңлатырга тиеш. Менә ни өчен бу болай булган, тегесе тегеләй булган. Һәм, әлбәттә, телне саклау гаиләдән башланырга тиеш. Соравыңа җавап: минем балалар татар булуыннан оялып йөрмиләр.

“Тамашачы аңгыра түгел”


Нишләп хатыныгыз белән дуэт буларак эшләмисез?
- Безнең 3-4 уртак җырыбыз бар, ләкин тавышларыбыз туры килмәү аркасында без бергә җырламыйбыз.
Гаилә дуэтларының күбесендә хатыннар баш. Моңа ничек карыйсыз?
- Мин моның белән килешәм. Кайбер егетләрне хәтта кызганып та куям.
Фонограммага җырлауга нинди карашта сез?
- Үз тавышыңа җырларга тырышырга кирәк. Менә Ришат Төхвәтуллин һәм башка җырчылар шаккаттыра мине: компьютер ярдәмендә җырның башын үз тавышына җырлап, ахырын “плюска” җырлый, диләр. Монысы нәрсә инде тагын? Халыкны алдау! Ләкин хәзер тамашачы аңгыра түгел – шуны истә тотарга кирәк.

“Әти белән абыйлар салгалый иде”


Балачагыгыз ничек узды?
- Балачагым турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Бар да кешеләрчә булды, Аллаһка шөкер.
Сорыйм әле: әтиегез эчтеме?
- Эчте, эчмәде түгел, ләкин әтинең беркайчан да урамда аунаганы булмады.
Өйдә тавыш чыга иде, димәк?
- Әйе, әти белән әни талашалар иде. Сугышканнарын да күргәнем булды. Шул чакны курыкканнарым һаман да истә. Хәзер генә, әни үзе калгач, аларның нигә талашканын аңладым: әнидә дә гаеп бар. Аныңча гына булырга тиеш булган, имеш.
Ничә бала үстегез?
- Без өч малай үстек. Олы абый авария нәтиҗәсендә үлде.
Гаиләдә сезнең җырчы булуыгызны ничек кабул иттеләр?
- Элек җырчы кешене гел эчә, диләр иде. Безнең авылда җырчылар турында начар фикердә иделәр. Агроном булу өстен тора иде. Егерме икедә генә музыка факультетына укырга кердем, аңа кадәр тракторист профессиясен үзләштердем.
Үзегез еш эчәсезме?
- Айга бер буладыр, ләкин мин өйгә кайтып тавыш чыгармыйм. Әти кайтып, йокыбызны бүлә иде. Минем андый гадәтем юк. Балаларга йокысыз төннәр күрсәтмим.
Шуны күреп үскәнгә күрә эчмисезме?
- Юк ул кешенең үзеннән тора. Абыйлар да шуны күреп үсте, ләкин барыбер салгалыйлар иде.
Гаиләдә эчүчеләр булгач, тыныч булмагандыр?
- Әйе, йокысыз төннәр дә булды. Үзең аңла, салган кеше янында барыбер рәхәт түгел. Нигездә тынычлык булмагач, тыныч күңел белән җырлап булмый иде.
Җырлаганда салган абыйларыгыз турында уйлый идегезме?
- Әлбәттә, уйлыйсың. Берсендә концерта җырладым да, Фәрит Таишев килеп: “Рөстәм абый, үлгән кеше кебек җырладың”, - дигән иде. Үзең дәртле “Җомга” җырын җырлыйсың, ә үзең өеңдәге мәсьәлә турында уйлыйсың. Ә ул өйдә әти белән әни, исерек абый аркасында, өйдә куна алмый интегә.
Сез үзара дус идегезме? Бүген уртанчы абыегыз белән аралашасызмы?
- Абый гаиләсе белән Арчада яши. Мөнәсәбәтләребез турында артык җылы дип тә, гомумән, аралашмыйбыз дип тә әйтә алмыйм.

“Егерме биштә өйләнергә кирәк”


Нишләп соң өйләндегез?
- Үзеннән-үзе шулай килеп чыкты. Мин Казанга 22 яшемдә генә килдем. Аннан соң Казанга килгәч, “отчисление” дигән күренешкә тап булмыйча, ничек укып чыгарга микән дигән сорау гына иде башымда. Хатыным Люция белән соң таныштым. Утыз өчтә өйләндем. Егерме биш яшьтән дә калмаска кирәктер ул. Бу – өйләнмәгән егетләргә киңәшем.
Люция апага кадәр кызлар барыбер булгандыр бит?
- Булды, нишләп булмасын?! 16 яшемдә яратып йөргән кызым бар иде, ул гына башкага чыкты. Менә шул кызга үлеп-бетереп гашыйк идем. Әйтмичә йөрдем һәм әйтергә өлгермәдем дә.
Люция апа белән арагызда ничә ел?
- Ул миннән тугыз яшькә кечерәк. Мин армиядан кайтканда ул әле дүртенче класста гына булган. Егерме яшемдә: “Менә хатының менә шул була”, - дисәләр, мәңге ышанмас идем.
Сез йөргән егет һәм кыз булып озак йөрдегезме?
- Алты ел йөрдек. 1994 елда танышып, 2000 өйләндек. Аңа 18 тулган иде. Алты ел булды дип әйтә алмыйм, аерылышып торган чак булган иде.
Аерылышканда башка кыз белән йөрдегезме?
- Әйе, 1,5 ел башка кыз белән йөрдем. Ләкин барыбер соңыннан Люциягә кире кайттым. Ләкин бу елларга кире кайту кирәкмәс. Кем белән йөргән, кем белән йөрмәгән – болар инде артта калды. Балалар үсеп килә, хатынның әти-әнисе исән-сау. Алар әллә нәрсә дип уйларлар, шуңа күрә кирәкмәс. Гаилә тынычлыгы – минем өчен мөһим.
Җырчы Эльвира Хайруллина түгел идеме ул?
- Юк, Эльвира белән безнең арада бернәрсә дә булмады. “Сары матбугат” өчен язылган мәгълүмат иде ул. “Рөстәм+Эльвира” исемле программа белән гастрольләргә йөрдек. Пиар өчен гына иде ясалган адым иде бу. Концертлар белән йөрү тәкъдимен мин ясадым. Тавышларыбыз төрле иде, Эльвираның җырлавын ир-ат халкы ярата иде.

“Чиләгенә күрә капкачы”


Бер мәкаләдә Люция апаны эштән кайтуга ашарга пешермәүдә гаепләгәнсез. Ул үпкәләмәдеме?
- Үпкәләде, әлбәттә. Ул вакыт артыгын әйтеп ташлаганмын.
Сүзләрегезне кире аласыз әллә?
- Юк, мин беркайчан да алдамыйм. Хатын турында әйткән сүзләрем дә дөрес.
Нишләп пешерми соң ул? Люция апа нинди хатын?
- Аны начар хатын дип әйтә алмыйм. Аллаһка шөкер, ике бала үстерәбез. Шулай да хатын эшләгәннән күбрәк эшләргә тиештер. Күп очракта элементар әйберләр эшләнмәсә, ир-ат буларак ачуым чыга.

Шундый сорау бирим әле: Люция апаның сезне өйдән кууыннан курыкмыйсызмы?
- Юк, куарга сәбәп була икән, курыкмыйм. Үзем дә чыгып китә алам. Хатын мине кертер микән дип курыкканым булмады. Гомумән, “кәнфитләнеп” утырасым килми. Сөйлиләр инде, имеш, талашмыйча яшиләр. Гаилә булгач, төрле чаклар була. Шулай да Люциянең миңа бер генә тапкыр: “Аерылам синнән”, - дигәне бар.
Люция апа чибәр. Аның сезгә хыянәт иткәне юк микән?
- Мин хатыннан бер дә шикләнмим. Бу темага уйланганым юк.
Сезнең аңа?
- Ниндидер интим шөгыльне хыянәткә кертмим. Хыянәт – ул бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләү.
Сезнең белән яшәү авыр микән? Люция апа сабырмы?
- Мин аны сабыр, димәс идем. Люциягә минем белән яшәү авыр түгел. Чиләгенә күрә капкачы, диләрме әле?! (көлә).
Мәхәббәт бармы ул, Рөстәм абый?
- Бардыр, мин ышанам. Күпләр мәхәббәт тора-бара ияләшүгә әверелә, диләр. Дөрес микән бу? Мәхәббәт – ияләшү булса, димәк, Люция белән безнең арада мәхәббәт бар.

“Безнекеләр хәерче”


Татар эстрада җырчылары баймы?
- Төрлесе бар, барысын да бай дип тә, акчасы юк дип тә әйтеп булмый. Әгәр дә рус эстрадасы белән чагыштырсаң, безнекеләр, гомумән, хәерче.
Сез баймы?
- Булганына шөкер. Ашарга ашамлык, кияргә кием бар. Фатирыбыз да, машинабыз да бар. Өй генә сала алмадым.
Гаиләдә акчагыз ничек бүленгән?
- Гаилә тормышын мин алып барам. Мәсәлән, фатир өчен түлим, балаларга кием кирәк булса, алабыз. Люциянең акчасы үзендә. Әле берсендә 35 меңлек телефон алган, мин хәтта белми дә калдым.
Бәлки сәхнәне сайламасагыз, өй сала алыр идегез?
- Юк ла, эш профессиядә түгел. Бары тик үземнең булдыксызлыгым аркасында гына, төзи алмадым мин ул өйне. Бәлки яшьрәк чакта төзегән булыр идем, хәзер исә мин бу эшкә алына алмыйм.
Нинди машинада йөрисез?
- Мин - “Toyota Corolla”да, хатын “Volkswagen”да йөри.
Сез үскәндә, гаилә тынычлыгы булмаган. Бүген гаиләгездә тынычлык бармы?
- Әлбәттә, Аллаһка шөкер, өйдә тыныч. Люция белән сүзгә килсәк тә, 3-4 минутка гына сузыла ул. Гаиләдә тынычлык булмаса, башкасы кирәкми дә бит аның. Сәламәтлек бар, Аллаһка шөкер, эшләп торабыз. Балаларыбыз игелекле булсын, аларны аякка бастырырга язсын. Бу – иң мөһиме!
Автор: Алинә АЙДАРОВА

Фото: Солтан Исхаков

https://intertat.tatar/shou-biznes-yanalyklary/r-st-m-zakirov-it-kchel-rg-yalagaylana-bels-m-minem-d-populyarlyk-d-r-m-zurrak-bulyr-ide/

Комментарийлар