Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Татарстан аэропортларына нинди исемнәрне бирергә чакыра

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы аэропортларга исемнәрен бирү өчен Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев исемнәре өчен тавыш бирергә өнди. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды....


Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикадагы аэропортларга исемнәрен бирү өчен Габдулла Тукай һәм Николай Лемаев исемнәре өчен тавыш бирергә өнди. Бу турыда ул инстаграмдагы сәхифәсендә язды.


 

Инстаграмга куелган фотодан аңлашылганча, Рөстәм Миңнеханов «Казан» аэропортына Габдулла Тукай, «Бигеш» аэропортына Николай Лемаев исемен бирергә тәкъдим итә.
«Әгәр Тукай — бөек шагыйрь һәм татар мәдәниятенең символы, Татарстанның күпмилләтле халкының горурлыгы булса, Лемаев — республиканың сәнәгать егәрлеге һәм берничә буын татарстанлыларның хезмәт даны символы. Горурланабыз һәм сайлыйбыз», — диелгән Рөстәм Миңнеханов текстында.
Аэропорт исеменә тавыш бирү 30 ноябрьгә кадәр дәвам итә. Моны берничә юл белән башкарырга була:
1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
2. «ВКонтакте»һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
4. Самолет бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

 
 
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/14/175144/

Комментарийлар