Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарә органнары алдында торган төп бурычны искәртте

Җирле үзидарә органнарының бурычы - эшчәнлекләрен камилләштереп, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пирамида" сараенда җирле үзидарә көне уңаеннан оештырылган,...

Җирле үзидарә органнарының бурычы - эшчәнлекләрен камилләштереп, халык ихтыяҗларын канәгатьләндерү. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Пирамида" сараенда җирле үзидарә көне уңаеннан оештырылган, бу минутларда бара торган тантаналы чарада шул хакта искәртте.
Рөстәм Миңнеханов җирле үзидарә органнары алдында торган төп бурычны искәртте
Президент җирле үзидарә органнарында эшләүчеләрнең битараф булмаган, актив гражданнар булуын искәртте.
"Гражданнарның тормыш сыйфатына таләпләре арта. Кая яшәвенә карамастан, кешеләр цивилизициянең барлык уңайлыкларын күрергә тели. Сезнең бурыч - эшне камилләштереп, кешеләрнең ихтыяҗларын канәгатьләндерү, мәнфәгатьләрен кайгырту", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул җирле үзидарә органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, барлык җирле үзидарә хезмәтләренә намуслы эшләүләре, авыр, әмма җаваплы хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. Ветераннарга мөрәҗәгать итеп: "Сезгә муниципаль җирлекләргә нигез салып калдырганыгыз өчен рәхмәт әйтәсе килә", - диде.
"Сезгә исәнлек-саулык, киләчәктә дә республикабыз гөрләп торсын!" - дип теләде.
Фото: Рамиль Гали

https://tatar-inform.tatar/news/2019/04/19/184845/

Комментарийлар