Логотип «Мәйдан» журналы

Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән WorldSkills башлыгы очрашуында катнашты

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  Бу...

Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев WorldSkills International президенты Саймон Бартли белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.  Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Рөстәм Миңнеханов Дмитрий Медведев белән WorldSkills башлыгы очрашуында катнашты
Әңгәмә WorldSkills стандартлары буенча 45 нче һөнәри осталык дөнья чемпионатын ачу тантанасы башланыр алдыннан «Казан Арена» стадионы территориясендә узды.
Встреча Председателя Правительства РФ Д.А.Медведева и Президента WorldSkills International Саймона Бартли
Дмитрий Медведев Саймон Бартлига WorldSkills хәрәкәте кысаларында Россия Федерациясе инициативаларына ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде. «Иң беренче чиратта барлык башкарган эшләрегез өчен, һәм, әлбәттә, безнең катнашуыбызны, безнең инициативаларыбызны хуплаганыгыз өчен рәхмәтемне җиткерәсем килә», - диде РФ Премьер-министры.
Ул билгеләп үткәнчә, Россия WorldSkills рәтләренә күптән түгел килеп кушылды. «Әмма хәзер без хәрәкәттә тулы хокуклы катнашучылар һәм, бу безне бик сөендерә», - диде Дмитрий Медведев.
Встреча Председателя Правительства РФ Д.А.Медведева и Президента WorldSkills International Саймона Бартли
Саймон Бартли үз чиратында Россия җитәкчелеге белән WorldSkills җитәкчелеге арасындагы нәтиҗәле хезмәттәшлекне билгеләп үтте.
Фото: tatarstan.ru

https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/23/192085/

Комментарийлар