Логотип «Мәйдан» журналы

Россиянең иң яхшы бүлмә җыештыручысы Казанда эшли

Казан кунакханәләренең берсенең бүлмәләр җыештыручысы – Ирина Гришина – үзенең хезмәттәшләре арасында Россиядә иң яхшысы булып танылды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте. Мәскәүдә тури...

Казан кунакханәләренең берсенең бүлмәләр җыештыручысы – Ирина Гришина – үзенең хезмәттәшләре арасында Россиядә иң яхшысы булып танылды, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
 
Мәскәүдә туризм өлкәсендә һөнәри осталык буенча “Туризм индустриясендә һөнәре буенча иң яхшысы” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.



Билгеләп үтәргә кирәк, моңа кадәр Ирина Гришина туристик индустрия предприятиеләре эшчеләре арасында һөнәри осталык буенча “Кунакчыллык йолдызы” III муниципаль бәйгесендә җиңгән иде. Муниципаль бәйге нәтиҗәләре буенча ул “Туризм индустриясендә һөнәре буенча иң яхшысы” Бөтенроссия бәйгесенең федераль этабында катнашырга дип җибәрелгән иде.
Бөтенроссия этабы Мәскәүдә үтте. Төбәк туры нәтиҗәләре буенча, финалга 110 кеше һәм илнең 66 субъекты чыкты.
Бәйгедә 4 номинация тәкъдим ителде: “Кунакханә/башка урнашу чарасының иң яхшы кабул итү хезмәте эшчесе”, “Эчке һәм тышкы туризмның иң яхшы менеджеры”, “Иң яхшы экскурсовод”, “Номерлар фондын эксплуатацияләү хезмәтенең иң яхшы белгече (бүлмәләр җыештыручы)”.
Финал турында кандидатлар тест биремнәрен чиште, шулай ук үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, дип хәбәр итте Туризм үсешенә булышлык итү комитеты.

Фото: pixabay.com

Комментарийлар