Логотип «Мәйдан» журналы

“Россиянең атказанган журналисты” исеме кертеләчәк

Президент Владимир Путинның киңкүләм матбугат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуында Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев хәзерге вакытта журналистларны “Атказ...

Президент Владимир Путинның киңкүләм матбугат чаралары һәм мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре белән очрашуында Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев хәзерге вакытта журналистларны “Атказанган мәдәният хезмәткәре” яисә “Атказанган элемтәче” дип бүләкләүләрен һөнәри чынбарлыкка туры килмәвен билгеләп үтте.
Владимир Соловьев, шулай ук, “Россиянең атказанган журналисты" исемен булдыруны тәкъдим итте.
"Бу тәкъдим бик нигезле дип уйлыйм, ә нигә булдырмаска? Мин инде кереш сүземдә үк хәзер аның героик һөнәр икәнлеген әйттем. Бу - бик дәлилле. Мин шундый йөкләмәне Президент Хакимиятенә тапшырырмын”, -- дип җавап бирде Владимир Путин.
 
http://kiziltan.ru

Комментарийлар