Логотип «Мәйдан» журналы

Россиялеләргә счетчик күрсәткечләрен тапшырырга кирәк булмаячак

Россиядә алдагы 3-5 ел эчендә коммуналь ресурсларны куллануның автоматлаштырылган исәп системасы кертеләчәк. Бу хакта Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис хәбәр иткән....

Россиядә алдагы 3-5 ел эчендә коммуналь ресурсларны куллануның автоматлаштырылган исәп системасы кертеләчәк. Бу хакта Торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш министры урынбасары Андрей Чибис хәбәр иткән.
Моңа кагылышлы үзгәрешләр әзерләнә башлаган инде, дип яза "Известия".
Андрей Чибис сүзләренчә, әлеге чара идарә итү компанияләренә россиялеләрнең фатирларында урнашкан счетчик күрсәткечләрен вакытында алырга мөмкинлек бирәчәк.
Исәпне автоматлаштыру коммуналь хезмәт күрсәтү системасын гадиләштерәчәк һәм, иң мөһиме, кулланучыларга моннан соң счетчик күрсәткечләрен тапшырырга кирәк булмаячак. Проект идарә компанияләре һәм ресурс белән тәэмин итүче оешмалар хисабына тормышка ашырыла.
Шулай ук, куллану күләменә һәм срокларына карап, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрдә төрле ташламалар һәм тариф планнары барлыкка киләчәк.
 
 

Комментарийлар