Логотип «Мәйдан» журналы

Россиялеләр Чебурашка, крокодил Гена, Простоквашиноларны иҗат иткән Эдуард Успенский белән хушлаша

Танылган балалар язучысы Эдуард Успенский 14 август көнне кич вафат булды. Легендар драматург һәм сценаристка 80 яшь иде. РЕН ТВ хәбәр итүенчә, ул Пучковода үз өендә үлгән. 9 августта язучының хәле ки...

Танылган балалар язучысы Эдуард Успенский 14 август көнне кич вафат булды. Легендар драматург һәм сценаристка 80 яшь иде.
РЕН ТВ хәбәр итүенчә, ул Пучковода үз өендә үлгән. 9 августта язучының хәле кисәк начараеп киткән, тормыш иптәше ашыгыч ярдәм машинасы чакыртса да, ул хастаханәгә барудан баш тарткан.
Россиялеләр социаль челтәрләрдә легендар язучының якыннарының кайгысын уртаклаша.
 
"Безнең балачак", "Мәңгелек хәтер! Бу дөньяда сез безнең өчен зур эшләр эшләдегез. Сезнең иҗат йөрәкләребездә мәңге яшәр!",  "Мультфильмнарыгыз өчен, күңелле балачак өчен бик зур рәхмәт, кызганыч, бөтен бер заман китә, туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз", "Чебурашка, Гена, Простоквашино һ.б.лар өчен рәхмәт", - кебек сүзләр язып калдыра интернет кулланучылар.
Успенский соңгы 7 ел эчендә онкологик авыру белән көрәшкән булган.
 
 

Комментарийлар