Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә яшәү минимумын арттырырга тәкъдим иттеләр

Россиядә 2020 елның икенче кварталында яшәү минимумын җан башына 11 468 сумга кадәр арттырулары ихтимал. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан. Документ проекты норматив...

Россиядә 2020 елның икенче кварталында яшәү минимумын җан башына 11 468 сумга кадәр арттырулары ихтимал. РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан. Документ проекты норматив хокукый акт проектлары федераль порталында дөнья күргән.
Хәбәр ителгәнчә, эшкә сәләтле халык өчен яшәү минимумын — 12 392, пенсионерлар өчен 9 422 сум күләмендә билгеләргә ниятлиләр. Балалар өчен 11 423 сумга җиткерергә тәкъдим итәләр.
Нәтиҗәдә, 2020 елның икенче кварталы өчен әлеге күрсәткечнең күләме, беренче квартал белән чагыштырганда, җан башына — 5,8, эшкә сәләтле халык өчен — 5,6, балалар өчен — 6,5, пенсионерлар өчен 5,3 процентка артыграк булачак.
Ведомствода азык-төлек продуктларының бәясе күтәрелүне яшәү минимумын арттыруның төп сәбәбе дип атадылар.
«Шул ук вакытта, моннан алдагы квартал белән чагыштырганда, хисап кварталында кулланучы кәрзиненә кертелгән азык-төлек продуктларының бәясе берничә тапкыр үзгәрде», — диелә документның аңлатма язуында. Димәк, товарларның бер өлешенә бәяләр арткан, ә икенчесе, киресенчә, арзанайган.
 
https://tatar-inform.tatar/news/business/14-08-2020/rossiyad-yash-minimumyn-arttyryrga-t-k-dim-ittel-r-5763538

Комментарийлар