Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә сукыр кешегә "күрергә" ярдәм итә торган гаджет ясаганнар

Россия инженерлары сукыр кешеләргә пространствода ориентлашырга ярдәм итә торган гаджет ясаган. Бу турыда "Известия" хәбәр итте. Гадәти плеер зурлыгындагы бу җайланма әйләнә-тирәлекне тавыш һәм в...

Россия инженерлары сукыр кешеләргә пространствода ориентлашырга ярдәм итә торган гаджет ясаган. Бу турыда "Известия" хәбәр итте.


 


Гадәти плеер зурлыгындагы бу җайланма әйләнә-тирәлекне тавыш һәм видео буенча анализлый. Бу вакытта ясалма интеллект алгоритмы кулланыла.
Табылган мәгълүматны нейрочелтәр тавышлы хәбәргә я тактиль формага әверелдерә. Тиз баручы кеше әйләнә-тирәсе турында мәгълүматны берничә метр ераклыктан ук белә ала.
Әйберләргә кадәр ераклык ультратавыш ярдәмендә билгеләнә. Шуңа охшаш ысул автомобильләрдәге парковка датчигында кулланыла.

Фото: https://pixabay.com

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/11/19/175448/

Комментарийлар