Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә өйдә кыргый хайваннар асрауны тыярга мөмкиннәр

Дәүләт Думасына өй шартларында куркыныч кыргый хайваннар асрауны тыярга тәкъдим иткән закон проекты тапшырылган, дип хәбәр итә RT парламентның түбәнге палатасы мәгълүматлар базасына сылтама ясап.«Зако...

Дәүләт Думасына өй шартларында куркыныч кыргый хайваннар асрауны тыярга тәкъдим иткән закон проекты тапшырылган, дип хәбәр итә RT парламентның түбәнге палатасы мәгълүматлар базасына сылтама ясап.
«Закон проекты тарафыннан күпфатирлы йортларда, бакча яны һәм дача участокларында (һ.б.) кеше гомеренә куркыныч тудырган кыргый хайваннар (юлбарыс, каплан, аю һ.б.) асрау мөмкинлеген чикләргә тәкъдим ителә», - диелә документның аңлатма язуында.
Закон проекты кабул ителгән очракта, өй шартларында асрау тыелган хайваннар исемлеге РФ Хөкүмәте тарафыннан билгеләнәчәк.
 
http://tatar-inform.tatar/

Комментарийлар