Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә машина йөртү таныклыгыннан баш тартырга җыеналар

Россия Эчке эшләр министрлыгы без ияләнгән машина йөртү таныклыгыннан баш тартырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә РБК.Ведомство машина йөртү таныклыгын һәр автомобильченең смартфонына кертү идеясе белән...

Россия Эчке эшләр министрлыгы без ияләнгән машина йөртү таныклыгыннан баш тартырга тәкъдим итте, дип хәбәр итә РБК.

Ведомство машина йөртү таныклыгын һәр автомобильченең смартфонына кертү идеясе белән чыкты. Шул рәвешле, планшет ярдәмендә Юл патруле хезмәте инспекторы мәгълүматны тиз генә табып укый алачак.
Билгеле булганча, махсус мобиль кушымтадан кала, машина йөртүче турында мәгълүматны Россиядә 2021 елда эшли башлаячак электрон паспортка да кертергә планлаштырыла.
Күптән түгел генә Эчке эшләр министрлыгы, ялган таныклыклардан котылу өчен, машина йөртү таныклыгына электрон мәгълүмат йөртү җайланмасы урнаштырырга тәкъдим иткән иде. Моңа 2024 елга кадәр 35,6 миллиард сум акча сарыф итәргә планлаштырылды.

Шунысы бар, смартфоны булмаган автомобильчеләргә нишләргә кала? Анысы турында берни дә хәбәр ителмәгән...

 

Комментарийлар