Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә кертелгән яңа салым беренче чиратта кемнәргә кагыла?

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа тәҗрибә гамәлгә керә: үзмәшгуль кешеләр эшләрен салым органнарында рәсмиләштерергә тиеш.Шулай итеп, “Һөнәри керемгә салым” режимы кертеләчәк. Әлеге пилот проек...

Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа тәҗрибә гамәлгә керә: үзмәшгуль кешеләр эшләрен салым органнарында рәсмиләштерергә тиеш.



Шулай итеп, “Һөнәри керемгә салым” режимы кертеләчәк. Әлеге пилот проект Рос­сиянең тагын өч төбәген колачлый. Болар – Мәскәү, Мәс­кәү өлкәсе, Калуга. Тәҗ­рибә 2028 елның азагына кадәр үткәрелә. Соңрак алар­­га башка төбәкләр дә кушылырга мөмкин. Әлеге проект халыкта, кызыксынудан бигрәк, борчылу уятты. Болай да аз булган керем, салым түли башлагач, тагын да күтәрәмгә калачак, дип аңа каршы чыгучылар да бар. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та, салым белән кешене куркытмаска, мәҗбүри чаралар күрмәскә чакырды. Шушы яңалыкка ачыклык кертүен сорап, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зариповага мөрә­җә­гать иттек.

– Эльмира Әмировна, “Һө­нәри керемгә салым” пилот проекты беренче чиратта кемнәргә кагыла?

– Татарстанда әлеге пилот проектта бернинди оеш­мага теркәлмәгән, хез­мәт килешүе белән башка кешеләрне эшләргә җәлеп итмәгән шәхси эшмәкәрләр, хезмәт килешүе төземичә генә үз эшчәнлеге белән мәшгуль булган физик затлар катнаша ала. Быел 27 ноябрьдә кабул ителгән федераль закон нигезендә салым ставкасы да, башка шарт­лар да каралган. Эшне рәсми теркәлүдән башларга кирәк. Аның өчен салым органнарына барып йөрү мәҗбүри түгел. “Минем салым” мобиль кушымтасыннан тер­кәлергә мөмкин. Аны интернетка тоташкан хәлдә телефон, смартфон яки компьютер аша башкарып булачак.

– Гади хезмәт кешесен отчетлар тутырып, тапшырып йөрү, ягъни “кә­газь боткасы” һәм чиратлар да куркыта. Аларны да аңлап була: моңа ия­ләнмәгәннәр…

– Юк, курыкмасыннар, боларның берсе дә булмаячак. Эшчәнлек турында отчетлар язу да, аны тапшыру да соралмый. Әлеге махсус салым режимы хезмәт ки­лешүе мәсьәләләрен рәс­миләштерүне җайга салырга булышыр дип өмет­ләнә­без. Татарстанда 2015 елдан 2018 елга кадәр “кү­ләгә”дә эшләүче 280 мең кешене ачыкладык. Алар рәс­ми тер­кәлүне кирәксен­мә­гән һәм салым органнарын да читләтеп узган. Андый эшкуарларны ел саен ачыклыйбыз һәм легаль рә­вештә хезмәт ки­лешүе тө­зергә чакырабыз. Моның буенча, күзәтү күр­сәт­кеч­ләре дә булдырылды. Төгәл саннарга кил­гәндә, 2018 елда андыйлар саны – 28 мең 802 кеше. Барлыгы 29 мең 887 килешү төзелде, эш моның белән генә тукталмаячак әле. Яңа режим үз­мәшгуль кешеләр­гә, “күлә­гә”дән чыгып, рәс­ми эш алып барырга мөм­кинлек тудырачак. Тормыш шуны күрсәтә: ялгыз эш­чәнлек алып барган кеше төрле сораулар алдында да кала, ул аңлашылмаган вакыйгаларга да тарый, кайчакта ал­данырга да мөм­кин, тот­рыксызлык та үзен нык сиз­дерә. Теркәлеп, ачык­тан-ачык эшләгәндә, аның үзенә ышанычы арта.

– Пилот проект­тагы тагын нинди өстен­лекләр кешедә кызыксыну уятачак?

– Үзмәшгуль хезмәткәр­нең юридик статусы шәхси эшмәкәрнекенә тиң була. Ул шуның нигезендә реклама кампаниясе үткәрә ала. Эшне социаль челтәрләрдә дә җә­елдерергә мөмкин. Бу эш­чәнлекләр хезмәтне рәс­ми рәвештә башкарганда, законсыз эшкуарлык дип саналмаячак. Икенчедән, без­дә кече бизнеска ярдәм итү йөзеннән, төрле программалар эшләп килә. Шуның буенча грантлар оталар. Салым каникуллары, шәхси эшмә­кәрләр өчен кредит программалары, саный баш­ласаң, күп инде алар.

– Яңалык уңаеннан салым ставкасын да аңла­тып китсәгез иде.

– Минималь күләмдә салым түләргә кирәк булачак. Ул сумма болайрак бил­гелә­нә: физик затлар эшләүдән, хезмәт күрсәтүдән, товар сатудан кергән керемнең – 4 процентын, шәхси эш­мә­кәрләр һәм юридик затлар 6 процентын күчерә. Әлеге эшчәнлеккә күчүчеләр 13 процент күләмендә керем өчен түләнүче салымнан азат ителә. Бер үк вакытта пенсия җыелмасы өчен Пен­сия фондына да акча күчереп бара алалар. Киле­шү шартлары бозылганда, закон нигезендә судка мө­рәҗәгать итү дә бернинди кыенлык тудырмый. Әгәр үзмәшгульлек белән шө­гыль­ләнүченең вакыты, те­ләге булып та, күбрәк эш­ләргә финанс ягы комачауласа, бу яктан да ярдәмгә өметләнә ала һәм заказлары да күбәячәк, кереме дә артачак. Шулай икән, начар түгел бит. Ә эшләү һәм ял итү вакытын ул үзе билгели, монда аңа беркем бернинди күр­сәт­мә бирмәячәк.



(Фәния Арсланова/“Ватаным Татарстан”, /№ 186, 22.12.2018/)

Комментарийлар