Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә ил чигеннән чыгу өчен салым кертергә тәкъдим итәләр

Россия чикләрен чыкканда 500 сум күләмендә салым алырга тәкъдим итәләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә. Тәкъдим белән «АВАНТИ» бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшмәкәрләр ассоциациясе чыкты. Оеш...

Россия чикләрен чыкканда 500 сум күләмендә салым алырга тәкъдим итәләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.


 


Тәкъдим белән «АВАНТИ» бизнес-патриотизмны үстерү буенча эшмәкәрләр ассоциациясе чыкты. Оешма әлеге мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы Рәисләре Вячеслав Володин һәм Валентина Матвиенкога, шулай ук Ростуризм җитәкчесе Олег Сафоновка юллаган.
Документ авторлары фикеренчә, салым нигезендә «чагыштырмача кыска вакыт эчендә Россиянең туристлык тармагын яңартырга һәм аның дөньякүләм конкурентлыгын арттырырга мөмкинлек бирә».
Ассоциациядә катнашучылар туристлык тармагының интенсив үсешенә карамастан, чит илдә ял итүче Россия гражданнарының саны арта баруын, артуның шул исәптән үзебезнең туристлык хезмәтләренең сыйфаты аларның бәясенә туры килмәү аркасында да булуын искәртә. Әлеге проблеманы хәл итү өчен өстәмә финанслау кирәклегенә ышаналар.
«АВАНТИ» әгъзалары үз идеяләрен дөнья тәҗрибәсенә таянып нигезләүләрен җиткерә. Илдән чыгу салымы Япониядә, шулай ук кайбер төр җыемнар Индонезия, Һиндстан, Израиль, Коста-Рика, Перу һәм кайбер башка дәүләтләрдә бар.
 

Фото: https://pixabay.com
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/16/178858/

Комментарийлар