Логотип «Мәйдан» журналы

Россиядә эшкә урнашу өчен кирәкле документлар исемлеге үзгәрде

Россия Пенсия фонды идарәсенең мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының яңа формасын раслау турындагы карары үз көченә керде. Хәзер эшкә урнашканда шәхси хисап номеры язылган яшел карточка (СНИЛС) урынына...

Россия Пенсия фонды идарәсенең мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгының яңа формасын раслау турындагы карары үз көченә керде. Хәзер эшкә урнашканда шәхси хисап номеры язылган яшел карточка (СНИЛС) урынына Россия Пенсия фондыннан алынган электрон документ күрсәтү таләп ителә. Бу турыда РИА Новости хәбәр итә.
Фонд идарәсе яңа документның формасын июнь аенда раслады. Яңа документта СНИЛС карточкасындагы кебек үк мәгълүмат: шәхси счетның иминият номеры (11 сан), хезмәткәрнең фамилиясе, исеме, атасының исеме, туган көне һәм туган урыны, җенесе һәм шәхси исәпкә алу системасында теркәлү вакыты була.
Документны Россия Пенсия фондының территориаль органында, күпфункцияле үзәкләрдә, шулай ук фондның сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша алырга мөмкин.
Һәр белдерү кәгазендә Пенсия фонды территориаль бүлегенең тулы вәкаләтле вәкиленең электрон имзасы булырга тиеш.
Быел 1 апрельгә кадәр бирелгән кәгазь иминият таныклыклары гамәлдә булып санала.
https://tatar-inform.tatar/news/2019/09/29/194459/

Комментарийлар