Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Хөкүмәте төбәкләргә мәдәнияткә ярдәм итү өчен субсидияләр бирү тәртибен аңлатты

Россия Хөкүмәте ил төбәкләренә мәдәнияткә ярдәм итү өчен субсидияләр бирү тәртибен аңлатты. Тиешле карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.Документка аңлатмада төзәтмәләр белем бирү...

Россия Хөкүмәте ил төбәкләренә мәдәнияткә ярдәм итү өчен субсидияләр бирү тәртибен аңлатты. Тиешле карарны Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады.
Документка аңлатмада төзәтмәләр белем бирү учреждениеләрен музыкаль инструментлар, җиһазлар һәм уку материаллары белән тәэмин итүгә юнәлдерелгәнлеге ачыклана.
Алар авыл җирлегендә мәдәният учреждениеләрен төзүгә һәм реконструкцияләүгә, шул исәптән аларны автоклублар (күчмә күп функцияле мәдәни үзәкләр – Т-и иск.) белән тәэмин итүгә дә ярдәм итәргә тиеш.
Хәзер бу максатларга Федерация субъектларына субсидияләр биреләчәк. Моннан тыш, карар акча бирү өчен төбәкләрне сайлап алу принципларын ачыклый.
2024 ел ахырына мәдәният өлкәсендә 1800 белем бирү учреждениесен музыкаль инструментлар, җиһазлар һәм уку материаллары белән тәэмин итү, 500 авыл мәдәният йорты төзү яки реконструкцияләү һәм 600 автоклуб сатып алу тәкъдим ителә.
 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/06/180278/

Комментарийлар