Логотип «Мәйдан» журналы

Россия туристлары утырган самолетка күктә ут капкан

Гадәттән тыш хәл самолет 5 чакрым чамасы биеклеккә күтәрелгәч килеп чыккан.Мәскәү вакыты белән төнге сәгать 3ләр тирәсендә Доминикан республикасы күгендә Россия туристлары утырган самолет һәлакәткә оч...


Гадәттән тыш хәл самолет 5 чакрым чамасы биеклеккә күтәрелгәч килеп чыккан.



Мәскәү вакыты белән төнге сәгать 3ләр тирәсендә Доминикан республикасы күгендә Россия туристлары утырган самолет һәлакәткә очрый язган – очкан вакытта очкычның двигателенә ут капкан. Очучылар бар булган һөнәри осталыкларын эшкә җигеп, самолетны төшереп утырта алган.
LifeNews хәбәр итүенчә, Оренбург авиалиниясенең 554 нче рейсын башкаручы "Боинг-777" очкычы Пунта-Кана аэропортыннан Мәскәүгә юл алган була. Шаһитлар әйтүенчә, самолет күтәрелеп, 15 минут узгач аңа ут кабуы ачыкланган. Бортта 346 пассажир, шул исәптән 25 бала булган. Сәламәтлегенә зыян килүчеләр юк, диелә.
 
http://intertat.ru/tt

Комментарийлар