Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Милли китапханәсе көннәре уза

18-19 ноябрьдә Казанда Россия Милли китапханәсе көннәре уза. Әлеге чара ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән оештырылды.Татарстанның Милли китапханәсендә уздырылучы Россия Милли китапханәсе көннәре...


18-19 ноябрьдә Казанда Россия Милли китапханәсе көннәре уза. Әлеге чара ТР Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән оештырылды.



Татарстанның Милли китапханәсендә уздырылучы Россия Милли китапханәсе көннәре кысаларында “Татарстан: тарих битләре" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли. Анда Россия Милли китапханәсе фондыннан материаллар урын алачак. Шулай ук Россия Милли китапханәсе электрон ресурсларын тәкъдир итү, китап һәм кулъязмаларны саклауга багышланган лекция, аерым тема буенча семинар да уздырыла. Чаралар ТР Милли китапханәсе базасында үтә, дип хәбәр итә Интертат.

Комментарийлар