Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Мәгариф министрлыгы туган телләрне өйрәнү һәм укыту концепциясен эшли

Россия Мәгариф министрлыгы Халыкара телләр елы кысаларында беренче тапкыр туган телләрне өйрәнү һәм укыту концепциясен эшләргә ниятли. Шул турыда ведомство башлыгы урынбасары Татьяна Синюгина сөйләгән...

Россия Мәгариф министрлыгы Халыкара телләр елы кысаларында беренче тапкыр туган телләрне өйрәнү һәм укыту концепциясен эшләргә ниятли.
Шул турыда ведомство башлыгы урынбасары Татьяна Синюгина сөйләгән. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Министр урынбасары мондый концепциянең «мәгариф системасында элек беркайчан да булмаганлыгына» игътибарны юнәлткән.
Шул ук вакытта Синюгина билгеләп үткәнчә, эш җиңел булмаячак. Документ Россия халыклары телләрен укыту буенча булган бөтен тәҗрибәне исәпкә алырга тиеш.
Парижда Халыкара туган телләр елы 28 гыйнварда старт алды. Россиядә аның рәсми ачылышы март аенда Ханты – Мансийск автоном округында узачак.

  • Россиядә төп халыкларның телләренә ярдәм итү фонды төзелгән. Татарстан вәкиле – Россия Федераль Җыены Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов аның попечительләр советы әгъзасы.


 https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/06/180277/

Комментарийлар