Логотип «Мәйдан» журналы

Россия мәдәният министрлыгы Кино фондын үз контроленә алырга җыена

 Россиянең мәдәният министрлыгы Кино фондын үз контроленә алырга тели. Министрлык оешманың яңа низамнамәсен төзегән һәм хөкүмәткә керткән. Мәдәният министры Владимир Мединский премьер-минист...

 
Россиянең мәдәният министрлыгы Кино фондын үз контроленә алырга тели. Министрлык оешманың яңа низамнамәсен төзегән һәм хөкүмәткә керткән.
 
Мәдәният министры Владимир Мединский премьер-министр Дмитрий Медведевтан үзгәрешләргә фатиха алган дип яза "Ведомости".
РБК мәгълүматларынча, хөкүмәт әлегә ахыргы карарны кабул итмәгән.
Мәдәният министрлыгы дәүләт акчаларының тотылуын һәм Кино фондына җитәкче билгеләүне хөкүмәткә тапшыру тәкъдиме белән чыга. Шул ук вакытта министрлык әлеге вазифага үз кешесен тәкъдим итә ала. Гамәлдәге уставка ярашлы, әлегә болар Кино фонды карамагында.
Мәдәният министрлыгы фонд уставы Гражданлык кодексына туры килми, шунлыктан үзгәрешләр кирәк дип саный.
Кино фонды прокатка чыгарылган Россия фильмнарының күп өлешен финанслый. Быел оешма дәүләт казнасыннан алынган өч миллиард сум һәм үзеннән бер миллиард сум акчаны продюсерлар арасында бүләчәк. Якынча 850 миллион сум кинотеатрларга бүленәчәк.
 
https://www.azatliq.org/

Комментарийлар