Логотип «Мәйдан» журналы

Россия матбугаты көне уңаеннан Тантаналар сараенда музей экспонатлары тәкъдим ителде

Чаллының Тарихи-туган якны өйрәнү музее белгечләре Россия матбугаты көне уңаеннан телевидение һәм радио коммуникацияләргә катнашы булган, үз фондындагы экспонатлардан күргәзмә оештырдылар, дип яза мэр...





Чаллының Тарихи-туган якны өйрәнү музее белгечләре Россия матбугаты көне уңаеннан телевидение һәм радио коммуникацияләргә катнашы булган, үз фондындагы экспонатлардан күргәзмә оештырдылар, дип яза мэриянең матбугат хезмәте.





 






Беренче өстәл шәһәрнең «Трактор» газетасына багышланган иде. Газета 1938 елга кадәр шулай дип атала, чөнки ул елларда Чаллы районы авыл хуҗалыгы районы булган. Газетаның беренче баш мөхәррире шагыйрь Нур Баян була. 1940 елда газета ВДНХның алтын медаленә лаек дип табыла. Әмма Бөек Ватан сугышы медаль тапшыруга комачаулый. Хәзер ул узган ел 88 яшен тутырган, танылган «Челнинские известия» газетасы.

Шулай ук экспонатлар арасында  Чаллыда төрле елларда нәшер ителгән матбугат басмаларын күрергә була иде.

Күргәзмәдә беренче совет массакүләм фотоаппараты тәкъдим ителде, ул 1942 елга кадәр «Фотокор» исеме астында чыккан. Чарада катнашучылар зур булмаган башка иске модельле фотоаппаратлар коллекциясен күрә алды.

Биредә «Чаллы-ТВ»ның беренче телекамерасын, узган гасыр кинокамераларын, магнитофоннар, радио кабул иткечләр, тавыш көчәйткечләр һәм басма машинкалар белән танышу мөмкинлеге булды.









Комментарийлар