Логотип «Мәйдан» журналы

Россия кулланучылар күзәтчелеге Чаллы пляжларында су коенырга киңәш итми

Суның сыйфаты санитар таләпләргә туры килми.ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге шәһәр пляжларындагы суны гигиеник һәм санитар таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерде. Нәтиҗәдә, Чаллы пляжында бел...

Суның сыйфаты санитар таләпләргә туры килми.
ТР буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге шәһәр пляжларындагы суны гигиеник һәм санитар таләпләргә туры килү-килмәвен тикшерде. Нәтиҗәдә, Чаллы пляжында белгечләр су коенырга киңәш итми.
Чаллы шәһәр пляжындагы суның лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә микробиологик күрсәткечләр буенча гигиеник таләпләргә туры килмәве ачыкланган. Җаваплы оешма адресына су коену тыела дип язылган элмә такталар урнаштыру тәкъдиме җибәрелде, дип хәбәр итәләр ведомствода.
 

Комментарийлар