Логотип «Мәйдан» журналы

Россия Дәүләт Думасы кредит каникуллары турында закон кабул итте

Россия Дәүләт Думасы, РФ Президенты йөкләмәсенә бәйле рәвештә, гражданнар, шәхси эшкуарлар, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кредит каникуллары бирү турындагы законны соңгы укылышта кабул итте. Б...



Россия Дәүләт Думасы, РФ Президенты йөкләмәсенә бәйле рәвештә, гражданнар, шәхси эшкуарлар, кече һәм урта эшкуарлык субъектларына кредит каникуллары бирү турындагы законны соңгы укылышта кабул итте. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.





Кабул ителгән нормалар нигезендә, бурычка алучылар (физик затлар яки шәхси эшкуарлар), әгәр үткән айдагы табышлары узган елдагы уртача айлык керемнәр белән чагыштырганда 30 һәм аннан да күбрәк процентка кимесә, бурычка бирүчегә 6 айга кадәр кредит каникуллары билгеләү таләбе белән мөрәҗәгать итә ала.

 Бурычка алучы әлеге таләп белән кредит килешүенең гамәлдә булу вакыты дәвамында теләсә кайчан (әмма 2020 елның 30 сентябреннән дә соңрак түгел) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.




«Татар-информ» агентлыгы элегрәк хәбәр иткәнчә, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды коронавирус пандемиясе аркасында больничныйга киткән, мәҗбүри карантин яки түләнми торган чираттагы ял нәтиҗәсендә финанс югалтуларга дучар булган социаль ипотека программасында катнашучыларга кредит каникуллары бирәчәк.


 
Татар-информ мәгълүмат агентлыгы

Комментарийлар