Логотип «Мәйдан» журналы

Роспотребнадзор: Татарстанда әлегә грипп белән авыручылар юк

Татарстанлылар әлегә грипп белән авырмый, бары тик риновирус һәм бокавирус йоктыру очраклары гына теркәлә. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча ид...

Татарстанлылар әлегә грипп белән авырмый, бары тик риновирус һәм бокавирус йоктыру очраклары гына теркәлә. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Узган атнада бездә грипп булмаган этиология вируслары гына күзәтелде. Бокавирус һәм риновирус йоктыруның барлыгы 11 очрагы теркәлде», - дип искәртте спикер.
Шул ук вакытта, Любовь Авдонина бүгенге көндә Татарстанда грипп йоктыру очраклары теркәлмәвен искәртте.
Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте (Роспотребнадзор) лаборатор мониторингны дәвам итә, дип ышандырды ул.
«Татар-информ» агентлыгы Татарстанда планлы медицина ярдәме күрсәтү туктатылмавы хакында хәбәр иткән иде.
 
https://tatar-inform.tatar/news/health/22-10-2020/rospotrebnadzor-tatarstanda-leg-gripp-bel-n-avyruchylar-yuk-5780396

Комментарийлар